Accessibility links

Кайнар хәбәр

Космодром җитәкчесе куылачак


Плесецк космодромы штабы җитәкчесе Константин Чмаров хәрби көчләр рәтеннән куылачак. Бу карарны, саклану министры Анатолий Сердюков, хәрби хезмәттәге Сергей Синконенның вафаты белән бәйле рәвештә кабул иткән. Плесецк космодромындагы хәрби хезмәттәге Синконенны, ике офицер ерткычларча кыйнаганнан соң, солдат шушы көннәрдә вафат булды. Сергей Синконенны кыйнаган капитан Виктор Бальгә һәм пропоршик Вадим Калининга гәепләү белдерелгән.
XS
SM
MD
LG