Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Windows Vista һәм Office 2007 нең татарчасы күрсәтелде


Татар телендә башлап урысча дәвам итте сүзен Microsoftның Русиядәге җитәкчесе Биргер Стен. Аның кырт-кына татарча сөйли башлавына Татарстан хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов белән Казан шәһәре башкарма коммитеты рәисе Марат Заһидуловта сискәнеп куйды. Чөнки тегеләре русча гына сөйләгән иде. “Глобаль мәгълүмат җәмгыятендә инфокоммуникация технологияләре”- дигән халыкара конференцияне республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Фәрит Фазылҗанов алып барды. Русиянең төрле төбәкләреннән, чит илләрдән килгән элемтә һәм мәгълүмат тарату, яңа технологияләрне тормышка ашыру белән шөгыльләнүчеләр Татарстанда 5 нче ел җыеналар икән. Быелгысында 300гә якын кеше катнаша. Әлеге чараның ачылышында республикада электрон хакимиятьне, мәгълүматләштерүне үстерү алымнарын алга чыгып сөйләүдән тыш, Microsoft компаниясенең Windows Vista һәм Microsoft Office 2007 системаларының татарчасын тәкъдим итү аерым бер вакыйга булды. Кайберәүләр компьютерның татар сүзләренең хаталарын тикшерә башлауны 1995 елдан бирле көткәннәр. Менә нихаять ул эш быел эшләнелә. Әлегә тулысынча камил түгел. “Пирамида”да җыелган халыкка зур экранда “Рәхим итегес!” - дип хаталы яздылар һәм шуны компьютер татарчалаштырылган программада кирил хәрефләрендә дөресләп куйды. Әлегә кадәр мондый эшне гадәттә урысча текст язганда гына эшләп була иде. - Анда мең төрле үзгәрешләр булу мөмкин әле. Без ул программаларның искеләрен дә тулы көчкә кулланмыйбыз -ди әлеге компьютерны татарчалаштыру проектын алга сөрүчеләрнең берсе Татарстан фәннәр академиясе һәм шуның әгъзасы, профессор Җәүдәт Сөләйманов. Бу татарча программа тәкъдим ителгәч татар журналистларының аны каян табып-алу теләге туды. Ләкин аны сатып алып булмый, интернеттан суырып алырга кирәк. Компьютердагы программаларны татарчалаштыру идеясен Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тәкъдим итә, Фәннәр академиясе белән Microsoft хезмәттәшлек итә башлыйлар. Фәннәр академиясенә компьютерны татарчалаштыру проекты татар телен үстерү, теленең яңа терминологиясен барлыкка китерү өчен кирәк була. Бөтенесенә түгел әлбәттә, милли җанлыларга. Ә болай “Пирамида”да сөйләнгән электрон хакимиять, мәгълүматлаштыру дигәннәре татар телен әллә ни үстерми икән, чөнки шул ук республика җитәкчелегендә дә бу татарчалаштырылган программалар кулланылмый. Галимнәр Windows Vista һәм Microsoft Office 2007 системаларының татарчасы халыкка бары тик мәктәпләр аркылыгы гына таралса инде диләр. Рөстәм Исхакый
XS
SM
MD
LG