Бүген Төркия башкаласы Әнкарада халыкара Азия һәм Төньяк Африка эшләре конгрессының 38нче утырышы башланды. Җыенда 1700дән артык галим катнаша. Алты көн барачак бу чарада Идел-Урал, Кырым турында да чыгышлар булачак. Татарстаннан бу җыенда Фуат Ганиев, Чулпан Зарипова, Фәридә Габидуллина, Рәсимә Шәмсетдинова һәм башкалар, шулай ук Кырымнан Алия Ибраһимова, Башкортстаннан Нияз Мәҗитов кебек белгечләр катнаша.