Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечен режессеры Инал Шерип “Алтын Мөнбәр” фестиваленнән ник киткән?


“Алтын Мөнбәр” мөселман киносы фестивале дәвам итә. Бер караганда, фестиваль алдан уйланылганча бара кебек – кунаклар килә, очрашулар уза, фильмнар күрсәтелә, әмма шул ук вакытка күңелсез хәлләр дә күзәтелә башлады. Аерым алганда, “Алтын Мөнбәр” фестивале жюри әгъзаларының берсе булган Европа кино һәм телевидение ассоциациясе баш продюсеры Инал Шерип бу көннәрдә Казаннан китеп барган.

“Алтын Мөнбәр” мөселман киносы фестиваленә тәкъдим ителгән фильмнарны 6 кешедән торган жюри бәяличәк дип белдерелде. Исемлектә Бельгиядә яшәүче Грозный шәһәрендә туган Чечен режессеры Инал Шерип тә бар иде. Нәкъ аның белән проблемалар чыккан. Бу хакта “Новые Известия” газетасы да язып чыкты.

Әлеге басма белдерүенчә, Инал Шерипне башка жюри әгъзалары белән беррәттән Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев янына кертмәгәннәр. Хәтта Мәскәү белән сөйләшүдән соң аны жюри исемлегеннән дә алганнар. Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертергә сорап “Азатлык” радиосы хәбәрчесе Татарстан мәдәният министрлыгының матбугат үзәгенә мөрәҗәгать итте. Хезмәткәр Айсылу Хафизова болай дип аңлатма бирде:

Аны жюри исемлегенә кертү өчен сөйләшүләр алып барылды. Әмма аның белән иң соңыннан сөйләшенде һәм кайбер нечкәлекләрне, документларны эшләп бетереп булмады. Аны жюридан алдылар дип әйтү дөрес түгел. Ул жюри исемлегендә булмады һәм аны аннан чыгармадылар.

Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәткәре Айсылу Хафизова белдерүенчә, Инал Шерипка башка вазыйфа бирмәкче булганнар:

Аңа фестиваль фильмнары буенча эксперт – белгеч булырга тәкъдим иттеләр. Ләкин ул кире какты. Без хәлдән килгәннең барысын да эшләдек. Татарстан ягыннан бернинди дә гауга булмады

Безнең тапшыру әзерләнгәндә, “Алтын Мөнбәр” фестиваленең матбугат үзәгеннән хат килде. Анда исә “Инал Шерип”не жюридан чыкарганнар дип әйтү фестивальне оештыручыларны һәм Инал Шерипнең үзен түбәнсетү була дип язылган.

“Новые Известия” газетасы Мәскәү белән сөйләшүдән соң, Инал Шерипне жюридан алганнар. Аның фильмнары Русиягә каршы дип билгеләнгән дип язып чыкты. Бу хакта аңлатмалар бирелми.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG