Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда ау сезоны башлана…


12 сентябрьдә Татарстанның экология милициясенең 2007 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Әлеге эштә Русиянең республика буенча әйләнә тирәне күзәтү, саклау бүлеге белгечләредә катнашты. Үзләрен табигать сакчылары дип атаучылар журналистларга 15 сентябрьдән Татарстан җирлегендә ау сезоны башлану турында да хәбәр иттеләр. - Аучыларның махсус рөхсәт кәгазьләре булырга тиеш. Ул республиканың аучылыкны күзәтү, тәртиптә тоту бүлегендә бирелә. Бу Татарстан эчке эшләр министрлыгындагы экология милицияләренең башлыгы Рамил Фәсәхов. Ул журналистлар белән очрашуда гадәттәгечә рус телендә сөйләде. “Азатлык” хәбәрчесе татарча сөйләүне сорагач бөтенләй татарча әңгәмә бирмәгән милиционер абзый үзенең татарлыгын искә алды. - Ауга чыгучылар 4 кешедән һәм бер эттән артык булырга тиеш түгел. Төнлә чыгарга ярамый, бары тик көндезге вакытта. Татарстанның экология милициясенең быелгы, яз - җәй айларындагы эшчәнлеген саннарда күрсәткәнче радиотыңлаучыбыз әйткән сүзләр искә төште. Казан - Чаллы юлы кырыенда урнашкан авылларга кунакка кайтучы шоферлар элегрәк пычранган машиналарын юл өстендә юсалар, хәзер экология милицияләренең штраф салуларыннан куркып, качып-посып кына автомобильләрен рәткә китерәләр икән. 12 сентябрьдә хокук сакчылары журналистлар белән очрашуда тиешсез җирдә машина юуу урыннары ясау, балык тотарга ярамаган сулыкларда кармак, ятмә салу, рөхсәт кәгазьсез ауга чыгучыларга каршы эшләнелгән эшләрен сөйләделәр. 25 апрельдән июньгә кадәр барлыгы 464 җинаять эше кузгатылган. Бу теркәлгәне генә, чөнки шул ук милиционерлар җаваплылыктан качучылар, аларның күзенә эләкмәгәннән күп ди. Канун бозуларның еш очрый торганы тиешсез урыннарда балык тоту булган. Татарстанның елга, күл ярларыннан бик күп ятмәләр табылган, 1043 штук. Браконьерлар тоткан балыкларын республикага күрше Ульян кебек өлкәләргә алып чыгып саталар икән. Хокук сакчылары урман, кырларда канунсыз рәвештә үз мылтыклары белән ауга чыгучыларны тотканнар, яз-җәй айларында 57 берәмлек утлы корал җыеп алынган. Табигатькә, аның җәнлек җанварларына салынган зыян миллионарда исәпләнде. Журналистлар узган ел республика мөфтие Госман Исхакый машинасының пошины таптату очрагын да искә алдылар. Русиянең республика буенча әйләнә-тирәне күзәтү, саклау бүлеге белгече Александр Ямов мөфтинең табигатькә китергән зыяны өчен 5 мең сум түләвен әйтте. Шулай итеп Татарстанд 15 сентябрьдән яңа елның 28 февраленә кадәр ау сезоны ачыла. Бөтен кеше өчен түгел әлбәттә, акча түләп рөхсәт кәгазе алганнар гына рус киносындагы кебек “Милли ауның үзенчәлекләрен” белә ала. Кәгазь эше белән вакланырга теләмәгәннәр, я 500 сумнан алып шраф түләргә, я качырга әзерләнсеннәр, ди хокук сакчылары. Рөстәм Исхакый
XS
SM
MD
LG