Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Ипигә бәя артуының сәбәбе нидә?


- Мин ала идем Новый дип аталган ипине , элек ул 9.50 булса, ә хәзер 12.50 тиен. Әлбәттә күтәрелде. Чыгымнары күп, шул сәбәптер.

- Соңгы ике айда куертылган сөтнең килосы 26 сум иде, бу айда 37 сум булды. Атлан маеның килосын теге айда 77 сумга алсак, хәзер без ул майны 120-130 сумга алабыз, бер килосын. Авыл хуҗалыгы продуктларына бәя артты, якынча 100%ка , ә без барысы 4 % ка арттырдык. Без кондитер ризык әзерләүчеләр.

Бу безне борчып кына калмый, ә бездә яра булып тора.

Нефткә, газга бәя күтәрелә ил һәм дөнья күләмендә. Шуңа күрә автоматик рәвештә күтәрелә бәяләр.

Мин Әлмәттән. Әлмәттә арыш ипие бер ике ел элек 15сум иде. Анда күтәрелмәячәк.

Мин Кытайдан.

Кытайда ипи күпме тора.?

Бездә иен анда бер буханка 60 иен, аны рубльгә әйләндергәндә 200 рубль.

Бодай кыйбатланды ахрысы. Аннан соң һава торышы да сәбәптер. Ашлыкны җыеп өлгерә алмыйлар, яртысы басуда кала.

Соңгы көннәрдә бик күп ашамлыкларга бәяләр артты. Ипи, сыр

һәм төрле казылыкларга бәяләр артты.

Без әле иске ипине дә ашап бетермәдек . Шулай ук яңа уңыш җыеп алдык. Бөтен рекордларны куябыз. Кая буладыр ул ипи, нишләп күтәреләдер бәяләр?- аңлап булмый.

Череп баеганнарның тагын да черүләре сәбәп. Быел инде былтырга караганда Татарстанда күбрәк уңыш алдык дип мактанып та шатланып та сөйлиләр . Шул көннәрдә икмәккә, сөткә бәяне арттыру инде - бу бит хурлык.

Бу проблема турында ишеткәнем бар. Ашлыкның бәясе күтәрелмәде. Минемчә бу җитештерүчеләр бәяләрне күтәрә.

Мәликә Басыйр

XS
SM
MD
LG