Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сәләт" яшьләр үзәгенең "RIF records SLT" студиясе ачылды


Якшәмбе көнне Казан шәһәре татар бистәсенең бер урамында "RIF records SLT" дип аталган студия ачылды. Бу студиянең тантаналы ачылышында Азатлык радиосы хәбәрчесе дә катнашып кайтты.

Татар бистәсенең Нариман урамындагы 113 йорт янындагы күп кенә шат күңелле яшьләрнең шау-шулары, алар янында күренекле зыялы өлкәннәр булуы, бу йортттан татар моңы яңгырап торуы, бу урамны җанландырып, урамга ниндидер бер ямь өстәп җибәргән иде.

Болай булмаска мөмкин түгел иде шул, 16 сентябрь көнне. Чөнки Татарстан республикасы яшьләренең “Сәләт” иҗтимагый фонды ярдәмендә, Нариман урамының шушы бинасында җыр яздыру студиясенең тантаналы ачылышы узды.

“Сәләт”леләрнең бу зур бәйрәмен академик Җәүдәт Сөләйманов ачып җибәрде. Шулай ук бу тантанада Татарстан республикасының Һәвәскәр композиторлар берлеге рәисе Риф Гатауллин, “Аксу” студиясе җитәкчесе Рөстәм Сәрвәров, язучы, драматург, күренекле җәмагать эшлеклесе, Рабит Батулла, җырчы Римма Ибраһимова да бар иде. Тантанага килгән, Әлмәттә яшәүче композитор Зиннур Сафиуллин, бүләккә җырын гына түгел, хәтта бер матур келәм дә алып килгән иде. Студиянең ачылышын Фәйзрахман Камал киностудиясе кинога төшереп барды.

Бу мәдәният йорты ихатасында башланып киткән тантанада “Сорнай” ансамбле чыгышында татар халык җырлары да, яшьләр башкаруында заманча иҗат ителгән эстрада җырлары яңгыравы да , КВН татар командасы чыгышы да күп кенә массакүләм чараларыннан килгән хәбәрчеләрне битараф калдырмагандыр.

Ә бинаның эченә кергәч, видеотасмадан Мәскәүдә яшәүче меценат Рөстәм Сулеймановның студиянең ачылуы белән котлавын ишеттерделәр.

SLT сүзе нәрсәне аңлата дисәгез, ул сәләт сүзенең сузык авазларын кыскартып алынган сүз икән. Ә Риф – ул бу студиянең җитәкчесе һәм җыр, тавыш яздыру буенча төп эшләрне башкаручы Риф Әхмәтов булып чыкты. Шулай ук студиядә җыр яздыру эшләре белән шөгельләнәчәк яшь егетләрнең берсе, җырчы Илназ Сафиуллин.

Безнең студиядә Риф Әхмәтов һәм Илназ Сафиуллин. Бу студиянең исеме ни өчен “RIF records SLT” һәм студиянең ачылуының идеясе кем булуы һәм нинди максат белән студиянең төзелүе турында аларның үзләрен тыңлыйк.

Бу студияне төзү хыялы белән бик күптәннән йөргән идек инде. Шунннан сәлкешебез Илназ килдеп кушылды. Җәүдәт абый Сөләйманов та бу идея белән янган булган. Өчебезнең дә хыялны кушкач. Менә быел хыялыбыз тормышка ашты. Безнең максат бу студияне эшләтеп җибәрү, бик сәләтле татар яшьләренең иҗатын үстерүгә бер адым булып торыр, дип ышанабыз,- диделәр Риф Әхмәтов һәм Илназ Сафиуллин.

Шуны да әйтеп китик әле, алдагы атнаның ял көннәрендә ягъни 22-23 сентябрьдә Татарстанның Азнакай районында урнашкан “Әкият” ял йортында Татарстан республикасы яшьләренең “Сәләт” иҗтимагый фонды республиканың яшьләр эшләре , спорт һәм туризм министрлыгы белән берлектә Рөстәм Бикмуллин исемендәге үзешчән җыр һәм шигърият фестивале уздыра.

Бу фестиваль сәләтле яшьләрне бер-берсенең иҗатлары белән таныштыру, аларны иҗади юнәлештә аралаштыру максатынннан оештырыла, - диде алар һәм сәләтле яшьләрнең фестивальдә катнашуларын көтеп калуларын әйттеләр Риф Әхмәтов һәм Илназ Сафиуллин.

Мәликә Басыйр

XS
SM
MD
LG