Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хворостовски Казанда җырлады


Дмитрий Хворостовскиның концерты Казандагы бөтен кешегә дә ошап бетмәгән. Кайберәүләр аннан опера арияләре көтсә, кайберләүләр күңеленә бу күренекле опера җырчысының концерты вакытында урыс фольклоры һәм совет заманнарындагы мәхәббәт җырларын гына башкарылу хуш килмәгән. Бәлки артист бу концерт программасын “Русиягә мәхәббәт белән” дип атаганга шундый җырлар алгандыр.

Җырчы Красноярскийда туган. Аның әбисе татар. Хәзерге вакытта Лондонда торучы Хворостовский үзенең Русия шәһәрләре турнесы эчендә узган шимбә көнне Казанда җырлады. Уңай урыннарга бәяләр коточкыч кыйбат 5 мең сумга якын булуга карамастан Җәлил театрында бер генә буш урын да калмаган иде.

Хворостовски бу сәфәре алдыннан, опера сәнгатенең коммерцияләнүен танып, хәзерге заман әсәрләре зур чыгымнар сорый дигән иде. Аның әйтүенчә, аннан да кала, сәнгать коммерция юлына басса, ул төрле зәвыкътагы тамашачыны күберәк җәлеп итә башлый. Мисал өчен 18 гасырда опера театры залларында драма театры биналары белән чагыштырганда һәрвакыт урыннар күберәк булган. Шуңа күрәдер инде, Җәлил театрын тутырып килгән тамашачы арасындагы опера сәнгатен яхшы аңлаган һәм Хворостовскийны көчле баритонлы опера артисты буларак белгәннәр, аннан дөньякүләм билгеле арияләр дә көткәндер. Кызганычка каршы алар булмаган диярлек. Русия турнесыннан соң Хворостовскийның Европа буйлап сәфәре башлана. Әлбәттә, анда башка программа булыр дип көтелә…

Хворостовскийның Казанга бу беренче тапкыр гына килүе түгел. Ул Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү тантанасында чыгыш ясады. Ул вакыта стадионны тутырып килгән тамашачы аның дөньякүләм билгеле арияләрен җылырак кабул иткән иде.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG