Accessibility links

Сембер автономиясе президиумының киңәйтелгән утырышы мөһим мәсьәләләр карады


Автономия рәисе Рамис Сафин губернатор белән очрашуда әйтелгән Татарстан республикасы көннәре уздыруның әлегә өлгермәгәнлеген ассызыклады. Мондый чараның төп максаты – ут күршеләр арасында икътисади хезмәттәшлекне ныгыту. Ә моңа хакимият кенә түгел, ике төбәкнең дә икътисади ширкатьләре ныклап әзерләнергә, мөмкинлекләрен барларга тиеш. Шунлыктан әлегә Татарстан көннәре түгел, ә Татарстан мәдәнияты көннәре уздыру турында гына сүз йөртергә була. Ноябрь ахырына чамаланган бу зур чарада көрәшчеләр, язучылар һәм “Казан” җыр һәм бию ансамбле катнашырга әзер. Һәм өлкә үзәге белән генә чикләнмичә, авылларда да очрашулар оештыру мөмкин булыр. Төп очрашуны Мәләкәс районының татарлы-чуашлы Филип авылында уздыру карала.

Утырышта шулай ук алда торган сайлауларда Өлкә һәм Шәһәр Думаларына үз депутатларыбызны уздыру ысуллары да каралды. Чөнки моңа кадәр, әгәр берәр сайлау округында татар теркәлсә, шул ук округта әбизәтелне тагын бер татар фамилиясе пәйда була килде. Малтабар Фәрит Әюпов тәкъдиме буенча, моңа каршы чаралар күрергә карар кылынды.

Татар мәдәни үзәге җитәкчесе Гөлсинә Герасимова октябрь-ноябрь айларына эш планы белән таныштырды. Анда ике зур чара каралган: Сәхаб Урайскийның туган авылында аңа багышланган кичә һәм “Сембер җыры” бәйгесе. Анда 15тән 35 яшькә кадәр җырчылар катнаша ала. Болардан башка да байтак чаралар каралган. Мәсәлән, “Өмет” гәзите редакциясе Новоспасски районында үз укучылары белән очрашырга ниятли.

Утырышта шулай ук декабрь аенда Казанда узачак Конгресс җыенына 12 делегат сайланды. Дөресрәге, автономия җитәкчелеге сайлап алган 12 фамилия бәян ителде. Нигездә, әлеге дә баягы, андый чараларга даими йөрүче өлкән буын дияргә дә була. Ә башка тәкъдимнәр тавышка да куелмады. Югыйсә, тәкъдим ителгәннәр арасында җан-тән белән милләтебез киләчәгенә хезмәт итүче асыл затлар - яшьрәк буын вәкилләре дә бар иде. Ел саен укучыларының олимпиадаларда җиңүләре белән дан алган ана теле укытучысы Нәҗәт Хәмзина, өлкә буенча бердән-бер авыл үзешчән сәнгать коллективы җитәкчесе Гакыйль Шәкүрев, Ногай иле авылының рухи оеткысы - яшь имам Наил Идиятуллов, Мәләкәстә татар мәдәниятын һәм телен әйдәүчеләр Фәния Хәлиуллова, Ләйсән Хаметшина…

Айрат Ибраһим, Сембер

XS
SM
MD
LG