Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар-төрек лицейларын тикшерүгә Мәскәүдән вәкилләр киләчәк


Июль аенда Русиянең мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте белгечләре Казанга килеп татар-төрек лицейларында тикшерүләр уздырган иде. Алар Мәскәүгә кайтып тулы нәтиҗә чыгарып кышка тагын килергә тиешләр иде. Ләкин “ревизорлар” кышны көтеп тормыйча, бу көннәрдә кабат Казанга киләчәк икән. Татарстандагы татар-төрек лицейлары Русия мәгариф һәм фән министрлыгына күптән тынгы бирми. Башка республикаларда бу мәктәпләрне инде ябып бетерделәр. Татарстандагы татар-төрек лицейларына да кизәнеп караганнар иде, республика җитәкчелеге ярдәмендә әлегә алар сакланып килде. Татарстанда бүген 7 лицей эшли. Андагы укучылар камил рәвештә инглиз, татар, төрек телләрен өйрәнеп чыга. Фәннәр инглиз телендә укытыла. Халыкара бәйгеләрдә бу укучылар югары урыннар яулый. Лицей бетерүчеләр арасында Америка, Алмания, Төркия һәм башка илләрдә эшләүчеләр шактый.

Русия мәгариф һәм фән белгечләре Казандагы татар-төрек лицейларында даими тикшерүләр уздырып тора. Быел бу эшкә тагын да ныклып тотындылар. Алар бу мәктәпләрдә төрле гаепләүләр эзли ди галим Дамир Исхаков:

Җәй көнне булган тикшерүләр буенча Русия мәгариф һәм фән белгечләре нәтиҗәләр чыгарып, Татарстан мәгариф министрлыгына юллаганнар һәм аңа кул куелган. Анда исә Төркиядән килгән укытучыларның Русиядә укыту өчен лицензияләре булмау мәсьәләсе куелган иде. Шулай ук Русиядә лицензия үтмәгән кайбер инглиз теле дәреслекләрне куллану мәсьәләсе куелган иде. Безнең Мәскәүдәге дуслар хәбәр итүе буенча, тиздән тагын 20 кешедән торган күзәтүчеләр киләчәк.

Галим Дамир Исхаков әйтүенчә татар-төрек лицейларын ябарга дигән бурыч куелган. Татарстан Президенты бу мәктәплрне һәрвакыт яклап килде. Бу юлы Мәскәү күзәтүчеләре инде республика илбашы ялда булганда һәм күп санда киләчәк. Галим Дамир Исхаков:

Быел килүчеләр арасында Русия Прокуратурыасыннан да вәкилләр булачак дигән сүзләр бар. Алдагы нәтиҗәләр буенча, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына кимчелекләрне төзәтү өчен гыйнвар аена кадәр вакыт бирелгән иде. Сәерлек шунда, әле кимчелекләр төзәтү өчен вакыт бетмәгән инде тикшерүгә тагын бер төркем вәкилләр килә.

Сишәмбе көнне “Азатлык” радиосы хәбәрчесе Казандагы 7нче татар-төрек лицее җитәкчесенә шалтыратып белеште- әлегә Мәскәү күзәтүчеләре күренми, тыныч кына укулар дәвам итә дигән җавап алынды. Әйтергә кирәк, июль аенда Мәскәү күзәтүчеләре нәкъ шушы 7нче һәм 4нче кызлар лицеенда булганнар иде. Ул чакта табылган гаепләрнең кайберләре дорес, шулай ук уйлап чыгарылганнары бар, ди Дамир Исхаков.

Мәскәү кунаклары июль аенда килгәндә укыту бары тик Русия мәгариф һәм фән министрлыгы рөхсәт иткән дәреслекләрдән генә алып барыларгы тиеш, дип белдергән. Алар татар телендә генә язылган укыту планнары, Төркиядән килгән мөгаллимнәрнең республикадагы ике дәүләт телен дә камил белмәвен тәнкыйтьләгән.

Инде алда билгеләнеп узылганча, беренче чиратта федераль күзәтүчеләрне Казанда төрек укытучылары укытуы тынгы бирми. Аларның барысы да Русиядә укытуга рөхсәт алган алуын. Ләкин килгән тикшерүчеләр алар дипломына шик белдергән иде.

Бу көннәрдә Казанга киләчәк Русия күзәтүчеләре нинди гаеп табарлар, татар-төрек лицейлары борчылып көтә.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG