Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ростов өлкәсендә элекке шахтерлар ачлык игълан итте


Ростов өлкәсенең Первомайский авылында элекке шахтерлар, җәмгысе 22 кеше, ачлык игълан итте. Алар ике ел элек шахтерлар баракларында янгында юкка чыккан тораклары өчен тиешле акчаны таләп итә.

Ачлык игълан итүчеләр өлкә казнасыннан үзләренә бүленгән акчалар җирле түрәләр тарафыннан үзара бүленеп беткән дип раслый.

Коррупция сазлыгына баткан түрәләр җинаять җаваплылыгына тарттырылып беткәнче, ач торуларын дәвам итәчәкләрен белдерә шахтерлар.
XS
SM
MD
LG