Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сталин репрессиясе корбаны К.Тинчуринга багышланган кичә узды


Татар драматургиясенең классигы, күренекле артист һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына быел 15 сентябрьдә 120 ел тулды. Казан шәһәренең “Сәйдәш” мәдәни үзәгендә урнашкан “Мирас” әдәбият клубы 18сентябрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артистлары белән очрашу үткәрде. Очрашуда Татарстанның халык артисты Хәлил Мәхмүтов чыгыш ясады. Һәм К Тинчурин театры артистлары тарафынннан бер спектакльдән өзек күрсәтелде.

“Сәйдәш” мәдәни үзәгендә урнашкан “Мирас” әдәбият клубына Кәрим Тинчурин иҗаты белән танышырга 20 нче гимназия укучылары да, Казан Элемтә техникумында укучы яшьләр дә килгән иде. Әмма алар арасыннан Кәрим Тинчурин турында мәгълүматлы булганннары, күп дип әйтеп булмый. “Кем ул Кәрим Тинчурин?” дигән сорауга

“ Он татарин, Карим Тинчурин великий татарский драматург”дигән җаваптан башка бер сүз дә ишетеп булмады.

Бу чарага яшьләрне алып килгән 20 нче гимназиядән тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зөлфия Хәйруллина,

Мондый очрашулар әдәбият дәресләрендә Кәрим Тинчурин иҗатын өйрәнүгә бер адым булып тора диде. Һәм ул үзенең каләме аркылы халыкның максатын, идеясын, халыкның яхшылыкка омтылышын үзенең әсәрләрендә халыкның көндәлек тормышы аркылы күрсәткән. Бу билгеле югарыда торучыларга ошамаган. Шуңа күрә ишетәсе килмәгән сүзне ишеткән властьләр аны корбан ясаган” дип тә өстәде Зөлфия Хәйруллина.

“Мирас” клубына очрашуга килгән Татарстанның халык артисты Хәлил Мәхмүтов, үз чыгышында укучыларга аның иҗади тормышы турында бик тәфсилләп сөйләгәч,

“Зәңгәр шәл”дә беренче Булатны, Кәрим Тинчурин үзе уйный. Ул аны үзе яза, үзе куя. 27 әсәр авторы. Аның җырлары, шигырьләре бар. “Мәрҗәннәр ”дигән әсәре бар. Шул кеше, Советлар Союзы өчен бөтен җанын- тәнен биреп эшләгән кеше, төрмәдә һәлак була. Менә ул фаҗига кайда.

Хәлил Мәхмүтов Сталин репрессиясе корбаны булуының сәбәпләре турында да әйтте.

Аның тирәсендә аның белән бергә эшләгән кешеләр аны күрә алмаучылар аңа шулай донос язып аны юкка чыгаралар. Ул вакыттта обком секретарләрен дә атттылар, диде ул.

Чара вакытында “Сүнгән йолдызлар” спектакленнән өзек күрсәтелде. Инде билгеле булганча, Г Камал театры һәр сезонын К Тинчуринның “Зәңгәр шәл” мелодрамасы белән ачып җибәрә. Быел аның 120 еллык юбилей елында Татарстанда, аның туган ягында Пенза өлкәсендә юбилейга багышлап чаралар да үтәр дип көтелә. Әлегә К Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында Кәрим Тинчуринның “Американ” пьессасын куярга әзерлиләр .

Мәликә Басыйр

XS
SM
MD
LG