Америка Кушма Штатлары дәүләт секретаре Кондолиза Райс үзенең Якын Көнчыгышка кыска сәфәре барышында Израильдә сөйләшүләр алып барды. Анда ул Израиль белән фәләстинлеләрне, тиздән үтәчәк Якын Көнчыгыш тынычлык сөйләшүләре уңышлы булсын өчен, бар тырышлыкны салырга чакырды.
Рамаллада, Фәләстин автономиясе җитәкчесе Мәхмүт Аббас белән очрашудан соң, Райс бу очрашуга җентекле әзерләнү кирәклеген әйтте. “Фәләстин дәүләте төзү мәсьәләсендә алга китүне тәэмин итәчәк киңәшмә генә җыярга кирәк. Бу шул киңәшмәнең бердәнбер мәгънәсе”, - дип белдерде Кондолиза Райс.
Вашингтон Израиль белән фәләстинлеләр ул конференциягә кадәр Фәләстин дәүләтен төзү шартлары турындагы документ буенча уртак килешүгә килер, дип өметләнә.
Киңәшмә Вашингтонда ноябрь аена тәгаенләнгән.
Киңәшмә Вашингтонда ноябрь аена тәгаенләнгән.