Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә “Уң көчләр берлеге” фиркасе корылтае ачылды


Мәскәүдә “Уң көчләр берлеге” фиркасенең корылтае үз эшен башлады. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә - Русия Дәүләт думасына 2 декабрьдә үтәчәк сайлауларга фирканең саулау исемлеген раслау.

Исемлектәге беренче өч кеше арасында СПСның җитәкчесе Никита Белых, шулай ук элекке башлык Борис Немцов һәм әдәбият белгече Мариэтта Чудакова булыр дип фаразлана.

Фирканең төбәк исемлегенә яшьләрнең “Да” дип аталган хәрәкәте җитәкчесе Мария Гайдар керергә мөмкин. Ә Петербурда СПСның сайлау исемлеген фирка рәисе урынбасары Леонид Гозман җитәкләргә мөмкин дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG