Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Югалсам да, көт син мине” - 4


Кырым татарлары язмышы.

Хөрмәтле радио тыңлаучылар! Азатлык радиосының “Югалсам да, көт син мине!”дигән сәхифәсендә бүген дүртенче тапшыруыбыз башлана. Тапшыруларда төрле илләрдә яшәүче, якыннарын югалткан милләттәшләребезгә бер- берсен табуда Азатлык радиосы ярдәм итә.

Русия телевидениесенең 1 каналында барган “ Жди меня” тапшыруының Казандагы вәкиле Илгизәр Шәрәфетдинов белән без хәбәрләшеп торабыз, ул, аларга мөрәҗәгать иткән кешеләр турында Азатлык радиосының Казандагы бүлегенә мәгълүмат биреп тора. Ул безгә хәбәр итүенчә, аларга милләттәшләребез арасыннан бик күп хатлар килә икән. Соңгы көннәрдә килгән хатларның берсендә Кырым татарларының язмышы турында сөйләнә.

Рамазанов Исмаил Абдулла үзенең Гөлнара исемле ике туган сеңлесен һәм аның улын эзли. Улының исеме бабасыныкы кебек үк Сәид булган икән. Сәиднең 1966 елгы икәнен белә ул. Без әниебез ягыннан туганннарбыз, ди Исмаил Абдулла. Һәм ул үзенең тормыш тарихын сөйләп китә. Хаттан шул билгеле була: Алар Украинаның Симферополь шәһәрендә яшәгәннәр. Аларның гаиләсе 1944 елда Үзбәкстанга сөрелгән булган.Менә шундый хат. Хөрмәтле радио тыңлаучылар, Русия телевидениесенең 1 каналында барган “ Жди меня” тапшыруының Казандагы вәкиле Илгизәр Шәрәфетдинов белән “Азатлык радиосы” хәбәрләшеп тора. Бер- берсен эзләүчеләргә ярдәм итү йөзеннән Казанда телефон эшли. Аның нумеры менә шундый: 2936300, Пушкин урамы, 15 йорт.

Икенче Бөтен дөнья сугышы вакытында Гөлнараларның гаиләсе , әнисе Фатима Халилова ире буенча Гафарова, 1941елның апрель аенда нимесләр Украинаны басып алганда Төркиягә куылып җибәрелгән булганнар. Якынча алганда, 1944 елда Керч- Төркия - Ауропага булса , соңрак алар Америка Кушма штатлары Бруклинга кадәр барып чыгалар.

Ә менә 1973 елда Фатима апа Ташкентта була. Тормыш иптәше белән 36 ел яшәгәнннән соң 2004 елда ул вафат була, ә аның ире иртәрәк бу дөньяны куя. Менә Фатима апаның иренең исеме Карт- Сәид булган инде. Фатима апа минем әниемнең кыз туганы. Шулай булгач, Гөлнара минем ике туган сеңлем була.

Гөлнараның улы бар иде, бабасы хакына кушылган Сәид исемле. Менә мин шуларны эзлим инде, ди ул . Безнең әни ягыннан туганнар, ике ир туганыбыз гына калды хәзер . Минем үземнең 3 улым бар. Линур Сәрвәр , Айдар. Абым, Толя, аның кызы Вера, улы Шәүкәт.

Шылтыратыгыз бер- берегезне эзләгез. Эзләгәннәр таба.

Хәзер алдагы хатыбызны тыңлагыз.

Бу хатта кем- кемне эзләве турында Илгизәр Шарафутдинов үзе сөйли.

Шафигуллина Гөлсинә Хабибовнаны туган апасының кызы Раушания Юнисова Саидҗанова эзли. Рушания ул Татарстанда яшәми. Гөлсинә Казанда тора. Ә хәзер Казанда яшәгән Гөлсинә Шафигуллина Хабибовнаны ике туган сеңлесе Рушания эзләве турында. Ләкин алар әлегә табыша алмаганнар. Әмма Гөлсинә ханым Рушанияне хәзер үзе эзли башлаган.

Мин Гарипова Гөлсинә Хабибовна, кыз вакытттагы фамилиям минем Шафигуллина. Мин Горковский областендә туганмын, һәм 1981елга кадәр анда яшәдем. Әтием вафат булгач, без әнием белән Татарстанның Зеленодольский районына дәү әнием янына кайттык. Һәм Казан шәһәренә күчеп, анда яши башладык. Әнинең исеме Рәхилә Шафиуллина , дәү әнинеке Наилә. 1990 елда әни вафат булды. Мин үзем генә калдым. Мин ике елга бер тапкыр туган авылыма Горковский өлкәсенә Тукай авылына кунакка бара торган идем. Җәй көнендә каникулларда . Шул вакытта минем ике туган сеңлем, әтиемнең сеңлесенең кызы Рушания, мине соңгы тапкыр 1990елда күргән иде. Былтыр ул мине “Жди меня” тапшыруы аша эзләткән иде. Мин аларга бөтен даннныйларымны бирдем. Ләкин мине тапкан кеше минем белән тоташкан кеше булмады. Ә миңа аларның даннныйларын ул вакытта бирмәделәр. Әле хәзер дә , мин аларның даннныйларын алыр идем. Телефонннан сөйләшер идем, диде ул . Һәм без аңа эфир аша мөрәҗәгать итәргә ярдәм иттек.

Рушания минем әтиемнең сеңлесенең кызы диде ул.

Рушания! Минем үземнең дә сезне күрәсем килә, табасым килә. Минем сезгә бирелгән телефон яки адрес буенча мине табып була. Зинһар өчен миңа шалтыратыгыз , хат языгыз, кунакка килегез. Бәлки мине Азатлык радиосы аша ишетерсез һәм мине табырсың дип ышанам, өметләнәм. Шулай итеп туганннарын, якынннарын дусларын, күршеләрен югалткан милләттәшләребез Азатлык радиосы аша да мәгълүмат ишетә ала. Үзләре дә безгә мөрәҗәгать итә ала. Азатлык радиосыннан ишетелгән “Югалсам да, көт син мине!”: тапшыруларыбызның текст варианты шулай ук хәзер “Безнең гәҗит” битләрендә дә урын алачак.

Тагын бер тапкыр кабатлыйм вәкиллекнең телефоны 8(843) 2.93.63.00 Казан Пушкин урамы, 15йорт.

Хөрмәтле радио тыңлаучылар, Азатлык радиосында ишетелгән “Югалсам да, көт син мине!” тапшыруын радионың интернеттагы сәхифәсеннән дә табып була. Интернеттагы сәхифәнең адресы www.azatliq.org

Дөнья җимерелсә дә, бер- берегезне эзләп табу өметеннән өзелмәгез, эзләүдән туктамагыз, сагыну-сагыш хисләрен, табышу-очрашу- кавышу кебек изге мизгелләргә әйләндерегез.

XS
SM
MD
LG