Accessibility links

Кайнар хәбәр

Америка Консуллыгы Уфа Шигере авылында ифтар уздырды


Свердловски өлкәсенең Түбән Сырга районы, Уфа Шигере авылында Америка Кушма Штатларының Екатеринбургтагы Генераль Консуллыгы ифтар уздырды. Ифтар быелгы уку елы башында ачылган өр-яңа мәктәп бинасында уздырылды. Бу чарага өлкә үзәгеннән бик күп кунаклар чакырылган иде. Биредә Генераль Консул Джон Степанчук, вице-консул Вирджил Стромайер, Башкортстанның Уралдагы даими вәкиле Нәфисә Тюменцева, Свердловски өлкә мөселманнарының Казыят идарәсе җитәкчеләре, өлкә Думасы депутатлары ярдәмчеләре, Милли медиа-холдинг җитәкчеләре, журналистлар, авыл халкы катнашты.

Килгән кунакларга авылның горурлыгы булган яңа мәктәпне күрсәттеләр. Мәктәп директоры Шәмгыя ханым Әхмәтова бу куаныч турында бик горурланып сөйләде: “Якты, матур, зур яңа мәктәбебез, балаларның кайтасы да килми, яңа җиһазлар бик күп, спорт залыбыз киң, теннис өстәлләребез дә бар. Балалар да, үзебез дә бик сөенәбез”, - диде ул. 160 бала сыешлы мәктәптә бүгенге көндә 70 бала белем ала. Балалар санын ничек тутырырга уйлыйсыз, дигән сорауга Шәмгыя ханым, ярым шаярып, балалар тудырачакбыз, дип җавап бирде. Аның әйтүенчә, авылда яшь гаиләләр күп. Бигрәк тә мөселман гаиләләре күп булуы нәтиҗәсендә, кайбер гаиләләрдә өченче, дүртенче, бишенче балалар да дөньяга килә икән. Демографик вазгыять биредә башка җиргә караганда яхшырак.

Кайбер шәһәр мәктәпләре дә көнләшерлек итеп яңача җиһазландырылган заманча мәктәпкә якын-тирәдәге башка авыллардан да балалар китертү өчен, мәктәп директоры Шәмгыя Әхмәтова әйтүенчә, бик күп эшләр башкарасы бар әле. Яшәү өчен интернат төзү, яңа мәктәпнең тирә-юнен төзекләндереп бетереп, парк һәм спорт мәйданчыгы булдыру аның хыялы. Күрше Шарама авылыннан беренче класска быел дүрт бала килеп укый башлаган инде.

Мәктәп балалары һәм авылның фольклор коллективы кунаклар өчен кечкенә генә концерт та әзерләгәннәр иде. Консул әфәнде шигерлеләрнең чыгышын милли бизәкләргә бай һәм үзенчәлекле дип атады. Халык белән аралашкан вакытта ул бу як кешеләре белән соклануын белдерде. Америка консуллыгының Урал таулары арасына яшеренеп утырган кечкенә генә татар авылына булган игътибарын Джон Степанчук бу авылның бик үзенчәлекле булуы, биредә үз җирен яраткан, телен, милләтен сакларга омтылган төп халык яшәве белән аңлатты. Агымдагы елның язында Уфа Шигере балалары Америка һәм Малайзиядә яшәүче төп халыклар балалары белән уздырылган халыкара видеоконференциядә катнашкан иделәр. Балалар кайда да бер, ләкин бу авыл балалары үз җирләренең патриотлары булулары белән аерылып торалар, диде ул.

Чынлап та, бу якларда балаларга бишектән үк туган җиргә мәхәббәт сеңдерелә. Мәктәп директоры Шәмгыя ханым Әхмәтова бу турыда болай дип сөйли. “Яше дә, карты да бездә гореф-гадәтләрен кадерләп яши, тамырларын онытмый, тарихы белән горурлана. Кайда гына бармасыннар, без Шигердән килдек, без шигернекеләр дип әйтерлек булсын дип тәрбияләнәләр балалар. Үз җирләрен бик яратып үсәләр”. Аның сүзләрен авылның аксакалы Нурислам хәзрәт тә хуплады: “Безнең авыл дин ягыннан да, башка яклардан да тәртип белән аерылып тора. Без, олылар, яхшы көн яшьләргә калсын дип яшибез. Барлык эшне дә бергәләп эшлибез. Америка белән ике арада салынган күпер нык булыр дип ышанабыз”.

Идәненә келәмнәр җәелгән спорт залында күмәкләшеп намаз укыганнан соң, барлык кунакларны да мул өстәлләр янына, ифтар мәҗлесенә чакырдылар. Кичә Консуллык хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән видеоконференция белән тәмамланды. Катнашучылар Америка мөселманнары тормышы, андагы мәчетләрнең үзенчәлекле архитектурасы белән таныштылар.

Авылның аксакалы Нурислам хәзрәт, Уфа Шигере авылының 360 еллык тарихында мондый вакыйганың беренче тапкыр булуын ассызыклап, кунакларга рәхмәт белдерде һәм уртак йортыбыз – җиребезгә тынычлык һәм иминлек теләп дога кылды.

Фәвия Сафиуллина, Екатеринбург
XS
SM
MD
LG