Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Өлкәннәр көненә нинди чаралар булуын телисез?


Республикада Халыкара Өлкәннәр көненә багышланган чаралар башланып китте. Быел алар «Игелек һәм хөрмәт көне» дигән исем астында уза. 24 сентябрьдән 10 октябрьгә кадәрге чорда ел да уза торган чаралардан тыш, быел республика күләмендә өч акция уздырыла. «Шәфкатьлелек» экспрессы. Бу чара ерак авылларда, районнарда яшәүче пенсионерларга социаль, медицина һәм көнкүреш хезмәтләре күрсәтүне максат итеп куя. Социаль яклау, пенсия, дарулар белән тәэмин итүдән тыш, күчмә төркемнәр составындагы табиблар өлкәннәр өчен түләүсез медицина тикшерүе дә уздырачак. «Игелекле йөрәк» акция исә, кан басымыннан җәфаланучы ялгыз, аз керемле өлкәннәргә ярдәм итәчәк. Аның барышында җыелган акчалар шундый 4 меңнән артык кешегә тонометрлар алуга тотылачак. «Якыннарыбызны һәм кадерлеләребезне котлыйк» дигән акция исә өлкән гражданнарга төрле яклап игътибар күрсәтүне максат итә. Котлау өчен төрле формалар уйланылган. Мәсәлән, өлкәннәр ярата торган тәм-томнар (чәй, конфет, торт ) акция логотибы төшкән төргәкләрдә биреләчәк. Ә менә өлкәннәр үзләре нинди чаралар узуын көтә икән?

-Нәрсә бирсәләр дә риза. Мин берүзем яшим. Миңа 83яшь. Бернәрсә биргәннәрен белмим. 1944 елдан бирле Казанда яшим, Сугыш вакытында эшләгәннәргә дип бирәләр иде элек, аны бетерделәр хәзер.

Мин 22 заводта эшләдем, аннан төзелештә 25 ел зур- зур ирләр белән бергә эшләп йөрдем.

Бернинди ярдәм юк. Эшләмим инде хәзер, оныгымны карыйм.

Былтыр түлиләр иде квартплатага, быел анда да бармадым. Бәлки бардыр кешеләргә, кызыксынганым да юк. Мәскәү районында яшим.

Мәҗлескә чакыралар кем сугышта булганннар. Мин бит гади пенсионер, урам себерүче. Хәзер бер җирдә бернәрәсә дә эшләмиләр. Домоуправлениегә барып анда слесарьларны чакырсаң да, килмиләр.

Менә ничә ел яшим, бер яфрак та алганым юк. Миңа бернәрсә биргән кеше юк. Мамык фабрикасында эшләгән идем. Хәзер ул бетте, аның токымы да калмады. 75-че яшемдә яшим, балаларым юк.

Пенсияне әле күтәрмәделәр, ә бөтен нәрсәне күтәреп бетерделәр. Пенсияне күтәргәч, әйбер хакларын тагын күтәрерләр әле.

Барлык җитәкчеләр һәрберсе үз урынында халык, дәүләт таләпләрен җиренә җиткереп үтәргә тиешләр.

Бәйрәмгә рәхмәт. Тимер юллары министрлыгы үз ветеранннары өчен ай саен 350 сум акча биреп тора. Бәйрәмнәргә чакырып чәй өстәлләре әзерлиләр , бик хөрмәтитәләр, зур игътибар күрсәтәләр. Мин Вахитов районындагы ветеранннар шурасы рәисе.

500 сум бирсәләр , бик әйбәт булыр иде бу көнне. Матди ярдәм бик кирәк, бәлки шунда күңелләребез дә күтәрелеп китәр иде. Чөнки хәзер тормыш бик авыр, пенсияләр аз.

Пенсияне өстәмә рәвештә күтәрүне, 80яшьтән түгел, ә 70 яшьтән күтәрсеннәр иде . Чөнки без 80 яшькә кадәр яши алмаячакбыз.

Мин 2 нче группа инвалид , ел буе дару юк , Тиешле даруларны бирсеннәр иде.

Буш транспортны кире кайтарсыннар иде. Бу биргән акчалары тарнспортка җитми.

Чәчтарашка, мунчаларга бушлай керү, ул ялгыз яшәгән кешеләргә булса, ә безгә әле балалар булышалар.

Әбиләргә бик уңайсыз бит. Бик авыр тормыш. Хәер сорашу урынына мин менә шушыларны сатып керим димен инде. Петрушкам, суганым. Йөри алмыйм, 76яшь.

Мине искә төшереп безне менә 3кешене чакырганннар иде безнең элекке эш урыныннан. Бер кафеда оештырганннар иде утырып сөйләшеп, ашап-эчеп кайтттык мин хәттә көтмәгән идем рәхмәт инде бик күңеллле булды. Бик кәнагать калдым.

Булганы да юк аның.

Сөтләр ипиләр ризыклар бик кыйммәтләнде, хәтта 15сумга артты 3 көндә . Пенсияне бик аз бирәләр . Санап карасаң ризыкның бәяләре бөтенләй туры килми бу пенсиягә яшәргә. Әйтергә дә була, хәтта , Безне талыйлар!- дип.

Мәликә Басыйр

XS
SM
MD
LG