Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанга Совет заманында халык дошманы саналган Тәмербәк Дәүләтшинның кызы килде


Советлар Берлеге таркалганнан соң, әлеге чорның дөреслеге фаш ителә башлады. Бу хакта язучылар да хәзер инде халык дошманнары итеп саналмый. Заманында Совет милли сәясәтенең җитешсезлекләрен ачып салган Тәмербәк Дәүләтшинга карата да кызыксыну арта. Бу көннәрдә Казанга Германиядә яшәүче аның кызы Камилә Дәүләтшина килде. Татар конгрессында Камилә ханым сөйләгәннәр күпләрне кызыксындырды. Тәмербәк Дәүләтшин кызы Камилә ханымның Русиягә беренче тапкыр гына килүе. Максаты әтисенең туган үскән яклары белән танышу. Әнисе алман, әтисе татар булган Камилә Дәүләтшина - тарих фәннәре докторы, Төркия тарихы буенча белгеч, озак еллар Гамбург университетында эшләгән. Гаиләсе белән Германиядә яши, бүгенге көндә өйдә фән белән шөгыльләнә.

Татар конгрессында узган очрашу барышында Камилә ханым белән кызыксынуга караганда, күбрәк аның әтисе – Тәмербәк Дәүләтшин турында мәгълүмат алырга теләүчеләр күп булды. Советлар Хөкүмәте дошманы саналган бу милләттәшебезне хәзер ачыктан-ачык демократиягә юл салучы, татар идеологиясенә үз өлешен керткән, Совет милли сәясәтенең җитешсезлекләрен фаш иткән шәхес дип әйтергә мөмкин.

Башкортстанда туган Тәмербәк әфәнде үз гомеренең күп өлешен чит илдә яшәп уздырырга мәҗбүр була, әмма ул анда да татар милләтенә хезмәт итә.

Тәмербәк Дәүләтшин 1942 нче елда Бөек Ватан сугышы барышында әсирлеккә эләгә. Алман теле белүе ярдәмендә исән кала.

Германиядә "Идел-Урал" газетасын оештыру һәм чыгаруда катнаша. Шул ук вакытта татар-башкорт милли комитетын оештыручы һәм аның җитәкчеләреннән берсе була һәм Мюнхенда-Германиядә СССРны өйрәнү институтында фәнни хезмәткәр булып эшли.

Тәмербәк Дәүләтшин тарихны дөрес итеп чагылдырган шәхес дип әйтелде конгресстагы очрашуда. Аның "Совет Татарстаны: ленинчыл милли сәясәт теориясе һәм практикасы" дигән хезмәте заманында шау-шу тудыра. Лондонда рус телендә, Төркиядә һәм күптән түгел Казанда рус телендә басыла бу китап. Анда буржуаз милләтчеләр, Милли Шура, Русиядә милли-мәдәни мохтәриятне оештыру кебек мәсьәләләр күтәрелә. Галим Искәндәр Гыйләҗев:

Татарстанның Совет чорын Тәмербәк Дәүләтшиннан да башка объективрак бәйләгән кеше юк диярлек. Әлбәттә бу китапта хәзерге күзлектән караганда җитешсезлекләр дә таба алабыз. Ләкин ул чын мәгънәдә битараф булмаган кешенең нәтиҗәсе. Тәмербәк Дәүләтшиннан 1930нчы елда Татарстанда эшләп киткән билгеле шәхес. Конгресстагы очрашуда Татарстан галимнәре Тәмербәк Дәүләтшин турында хәтирәләрнең әле тулысынча өйрәнелмәгәнлеген ассызыкладылар. Киләчәктә хатирәләрне Татарстанда бастырып чыгару турында сүз булды. Архивтагы документларың нөсхәләрен Татарстанга җибәрүне дә Камилә ханымнан. Әйтергә кирәк, Камилә Дәүләтшина үзе дә әле әтисе белән бәйле барлык нечкәлекләрне белеп бетерми. Аның Русиягә килүе дә нәкъ шул максаттан. Камилә ханым Казаннан соң Башкортстанга Миякә районына – Тәмербәк Дәүләтшинның туган ягына юл алачак.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG