Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Прокуратурасы Казандагы татар-төрек лицейларын тикшерә


Бу көннәрдә Казандагы татар-төрек лицейларын тикшерүгә Мәскәүдән вәкилләр килеп төште – Русия Прокуратурасы хезмәткәрләре. Билгеле булганча, июль аенда Русиянең мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте белгечләре Казанга килеп татар-төрек лицейларында тикшерүләр уздырган иде инде. Федераль тикшерүчеләрнең бер-бер артлы килеп торуын, билгеле яхшыга юрамыйлар. Аның асылында татар-төрек лицейларын ябу ята дип билгеләнә.

Русия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте белгечләре июльдә тикшерү уздырып җитешсезлекләрне тапканнар иде. Аларның кайсы гадел, кайсы юк барга бәйләнү дип ассызыклады узган тапшыруның берсендә галим дамир Исхаков. Әлеге җитешсезлекләрне бетерү өчен Мәскәү ревезор- тикшерүчеләре вакыт бирде. Русия Прокуратурасы вәкилләре нәкъ шул эшнең барышын – җитешсезлекләрнең ничек бетерелүен тикшерергә килгәннәр ди. Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Марат Лотфуллин:

Прокуратура Русия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте актлары буенча килгән. Ул актларда язылган җитешсезлекләрне бетерүдә нәрсәләр эшләнә шуны тикшерәләр.

Җитешсезлекләргә килгәндә, татар-төрек лицейларында фәннәр инглиз телендә укытыла. Мәскәүлеләр исә математика, физика, химиянең инглиз телендә укытылуына канәгатьсезлек белдергән, Оксворд дәреслекләрен гамәлдән алырга кушылган.

Федераль тикшерүчеләр бәлки ул математика, физика дәреслекләрендә Ислам чалымнары бардыр, без бит белмибез аңламыйбыз иңглизчә дигәннәр. Бу хакта “Звезда Поволжья” газетасы язып чыкты. Физика яки математиканың Ислам яки Христиан була алмавы көн кебек ачык инде хәтта. Аларның таләпләре турында Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Марат Лотфуллин:

Дәреслекләрне Русия һәм Татарстан министрлыгы аша уздырырга диделәр.

Прокуратура вәкилләре шулай ук татар-төрек лицейларында күптән түгел тоелган Нурчылар китапларын да эзләгәннәр. Китапханәләрдә тикшерүләр, укытучылар белән сөйләшүләр алып барыла икән. Укытучылар да, ата-аналар да бу гаугалардан шактый арган һәм туйган. Алар журналистлар белән аралашудан да шикләнә – зыянга китәр дип. Казанның 7нче татар-төрек лицеена шалтыратып тикшерү барышы белән кызыксынгач, лицей җитәкчесе Илдар Мөхәммәтов:

Дүшәмбе көнне барысы да билгеле булачак, әлегә тикшерүләр бар.

Мәскәү тикшерүчеләре төгәл фәннәрне бары урыс телендә генә укырга мөмкин дип ассызыклаганнар. Шулай ук төрек укытучыларының инглиз телендә фәннәрне укытырга хокуклары юк дип белдерелгән иде. Ләкин төрек мөгаллимнәренең дипломнары Русиядә яраклаштырылган.

Әйтергә кирәк, Төркия университетларында бирелә торган белем Мәскәүнекенә караганда көчлерәк санала һәм Болонн процессына кертелгән. Аңлашыла ки, Төркия дипломнарын танымау Халыкара мөнәсәбәтләрдә тискәре чагылмый калмас иде.

“Звезда Поволжья” язуынча, Мәскәү тикшерүчеләре ата-аналарга безгә бу мәктәпләрне ябарга йөкләмә бирелде һәм без аны һичшиксез ябачакбыз дигәннәр.

Русиянең башка төбәкләрендә татар-төрек лицейлары инде ябылып бетте, чират Казандагыларга җитте күрәсең.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG