Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Югалсам да, көт син мине" - 5


Казанда яшәгән Суфия Галиева Истамбулдагы туганнарының туруннарын эзләп табу шатлыклары белән уртаклаша.

Хөрмәтле радио тыңлаучылар! Азатлык радиосының “Югалсам да, көт син мине!”дигән сәхифәсендә бүген бишенче тапшыруыбызны башлыйбыз.

Шуны да әйтеп китик әле, безнең радиотыңлаучыларыбыз бу сәхифәдәге хәбәрләрне ишетеп, “Азатлык”ның Казан бүлегенә чылтыраталар, ә кайберләре эзләп табып, безгә киләләр. Алар арасында туганнарын эзләүчеләр генә түгел, хәтта яшь чакларында бер-берсенә гашыйк булып йөреп, кавыша алмаган кешеләр дә, өлкән яшьтә дә оныта алмыйча , үзенең сөйгәнен табырга омтылучылар бар. Шундыйларның берсе турында без алдагы тапшыруларыбызда сезгә ишеттербез әле.

Бүгенге безнең кунагыбыз Казанда яшәүче Суфия апа Галиева. Ул уникаль шәхес, 45 ел буе кеше сәламәтлеге сагында торган югары белемле табибә. 1991елдан бирле 15 ел буе җомга көннәрдә Казандагы “ Балкыш” радиосыннан тапшырулар алып барды. Ул анда яшь гаиләләргә балаларын тәүфиклы, инсафлы, игелекле, белекле итеп үстерер өчен, баланы тик яшьтән үк иманлы итеп тәрбияләргә өндәде. Чөнки ул үзе дә әнисе тарафынннан, 5 яшьтән үк гарәп хәрефләре белән укырга-язарга һәм Көръән укырга да өйрәнгән булган.

Суфия апаның әнисе Истамбулда туган. Ә менә Суфия апа әле анда үзенең әнисенең яшәгән урынннарын бик барып күрәсе килсә дә, күргәне юк икән. Суфия апаның әнисенең бик күп Истамбулда калган туганннарын да күпме эзләп тә, таба алганы булмаган аның . Татарның мәкале бар “ теләгән, елан ите ашар” дигән . Менә бүгенге көндә Суфия апа да Азатлык радиосы тыңлаучылары белән үзенең шатлыгын уртаклашырга тели.

Микрофоннны аңа бирәм, Суфия Галиева сөйли.

Әнием Маһисәрвәр 1883елда Истамбулда туа. Әмма аны Казанга чакырып кайтаралар. Ул анда кызлар мәдрәсәсендә укыткан, Маһисәрвәр мөгаллимә булган. Аның әтисе Габделмәлик. Габделмәликнең әтисе Мөллә мөхәммәт – Шәриф . Ул Уфа губернәсендә Бирск -Борай якларынннан морзалар нәселеннән килеп чыккан кеше. Ул ир балаларны 9яше тулу белән аларны Төркиягә укырга җибәрә торган булган. Менә Маһисәрвәрнең әтисе дә Габделмалик тә 9 яшендә Истанбулга укырга җибәрелгән булган. Истамбул Университетын тәмамлаганда Истанбулда бергә укыган бер төрек кызына өйләнә. Шунда өйләнеп ул Истамбулда эштә кала. ди Суфия апа Галиева.Хөрмәтле радио тыңлаучылар! Русия телевидениесенең 1 каналында барган “ Жди меня” тапшыруының Казандагы вәкиле Илгизәр Шәрәфетдинов белән “Азатлык радиосы” хәбәрләшеп тора. Бер- берсен эзләүчеләргә ярдәм итү йөзеннән Казанда телефон эшли. Аның нумеры менә шундый: 2936300,

Аларның иң беренче уллары Мөхәммәтсафа туа, икенче бала булып Суфия апаның әнисе Маһисәрвәр туа Истамбулда. Анда аларның бик күп балалары туа. Әниемнең бөтен туганннары: Гәйша апа, Сәгадәт апа,. Гомәр , Госман , Әбүбәкер абыйлар шулар барысы да Төркиядә яшәп калалар , ә әнием кайта Казанга. Ни өчен , чөнки бик күп байлыклары булган туганыбыз Тәти апабыз тормыш иптәше вафат булгач, балалары булмагач. Төркиядәге туганннарына хатяза үтенеп Казанда яшәргә Маһисәрвәрне җибәрегез, Казанда Галия мәдрәсәләре ачылды, үзем укытырмын дип. Ул аны мәдрәсәләр дә укыта, әнием зур дәрәҗәле мөгаллимә була. Әнием ягынннан менә шундый зур нәсел булган.

Әтием Кама тамагы Келәнчә авылы егете булган.

Мин 1937елда мәктәптә укыган бер бала идем. Әни бик күп хатлар алыр иде . Истамбулдан, Аданадан. Аларны сагынып елап- елап аларның хәлләрен миңа сөйләр иде. Мин әнием белән бергәләп елар идем.

1937 елны Сталин репрессиясе еллары чорында чит илләрдән хатлар килү туктатылды. Әнием мондый хәлләрдән коты очып, куркып, килгән хатларны юк итте. Хәтта бер адресларын да калдырмыйча. Шуннан безнең аралар өзелде. Чит илдә туганннары булган кешеләрне бер югары уку йортына да алмыйлар иде.

1948 елны СССР рөхсәт итте Казаннан 3 кешегә Хаҗга барырга. Казаннан барган Мәрҗәни мәчетендә эшләүче Камаретдин хәзрәт Салихов әниемнең бик дусты иде. Мине кияүгә биргәндә ул никах укыган иде. Ул барды Хаҗга, һәм йөгереп килде безгә. Һәм сөйләде:

Менә Мәдинә шәһәрендә шәһәр башлыгы Казан татарлары да мөселманннары да килгән икән Хаҗга дип, барысын да кунакка чакыра. Шунда әйтә: әй туганкайларым, минем анда Казанда Маһисәрвәр исемле апам яши иде, берәрегез ишеткәнегез юкмы ул галимә апам иде, дип әйткәч, Камаретдин хәзрәт әйтә. Ник белмәскә, менә әле генә аның Суфия исемле кызына никах укып килдем әле, ди, менә шундый туганннар шулай таралышып беткәннәр,

Шылтыратыгыз бер- берегезне эзләгез. Эзләгәннәр таба.

Суфия апа Галиева да шундыйлардан. Аның язмышы нинди генә катлаулы булса да, ул барыбер хыялын тормышка ашырырга өметләнеп яши. Бүгенге көндә ул үзе дә күп бала анасы. Һәм аның улларының берсе әнисенең хыялын тормышка ашырырга ярдәм итә. Һәм Суфия апа Галиева Истамбулдагы туганнарының турунннарын эзләп табу шатлыклары белән уртаклаша.

“ Бүгенге көннәрдә Амил Нур исемле Казанда яшәүче бер улым, Төркиягә барып шунда Гайшә исемле әниемнең сеңлесенең улларының улларын,. ягъни оныкларын табып, минем 6 айлык чакта әнием белән 1926 елда төшкән фотокарточкамны табып кайта. Шул оныгында Төркиядә Атиллә исемле зур эшләр башкаручы , бик зур кеше икән ул да Истамбулда, хәйран калып шуның копияларын алып кайтты Амил Нур. Мин вафат булганчы, шуларны кавыштырып дәрәҗәгә җитү өстендә яшәгән күк. Әле күңелем дә ышанмый. Аларга без шылтыраттык, без моннан телефоннан. Ул төрекчә сөйли, мин төрекчә белмим. Менә шундый хәлдә әле без. Яңа гына бу шатлыкның әле ачылып кына килгән чагы. Менә шундый бәхетемне уртаклашырга булдым, туганкайларым,” диде Суфия апа Галиева.

Хөрмәтле радио тыңлаучылар! Менә ишәтәсезме, мондый вакытларда хәтта бер фотоның да эзләгән кешене табарга ярдәм итә алуы, нинди зур әһәмияткә ия. Һәм кеше максатына ирешә ала.

Шулай итеп туганннарын, якынннарын дусларын, күршеләрен югалткан милләттәшләребез Азатлык радиосы аша да мәгълүмат ишетә ала. Үзләре дә безгә мөрәҗәгать итә ала. Азатлык радиосыннан ишетелгән “Югалсам да, көт син мине!” тапшыруларыбызның текст варианты шулай ук хәзер “Безнең гәҗит” битләрендә даими урын алып тора.

Вәкиллекнең телефоны 8(843) 2.93.63.00 Казан Пушкин урамы, 15 йорт.

Азатлык радиосында ишетелгән “Югалсам да, көт син мине!” тапшыруын радионың интернеттагы сәхифәсеннән дә табып була. Интернеттагы сәхифәнең адресы www.azatliq.org

Кайда гына булсагыз да, бер- берегезне эзләп табу өметеннән өзелмәгез, эзләүдән туктамагыз, сагыну-сагыш хисләрен, табышу-очрашу-кавышу кебек изге мизгелләргә әйләндерегез.

XS
SM
MD
LG