Дүшәмбе Мәскәүдә «Бердәм Русия фиркасенең» Бөтенрусия җыелышы башланды. Бу чарада катнашыр өчен, якшәмбе Татарстан “Бердәм Русия” челәре Мәскәүгә ките. Китәр алдыннан Казан вокзалы каршында фирка активистларның тантаналы митингы булды.
Бөтенрусия съездында Татарстаннан 25 вәкил булачак. Бу - Русия төбәкләре белән чагыштырганда, иң зур вәкилчелек санала. Җыелышта фирканең “Бердәм Россия”нең Татарстан төбәк Сәяси советы сәркәтибе Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Думасы вице-спикеры Олег Морозов катнаша. Барлык массакүләм мәгълүматларада киң яктыртылып, чираттагы ял аена китсә дә, ялын өзеп булса да, җыелышта шулай ук Фирканең Югары шура рәистәше Минтимер Шәймиевтә катнаша. Шулай ук бу чараларда Русия Президенты Владимир Путинның да катнашуы көтелә. Фирка лидеры Бориз Грызлов белдергәнчә бу фирка өчен бик нык төрәк.
Съезд көн тәртибендәге төп мәсьәлә “Бердәм Русия” фиркасенең сайлау алды исемлеген раслау булачак. “Бердәм Русия”нең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты рәисе Виктор Бударин хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта исемлек проектында Татарстанның 22 вәкиле бар. Дүләт Думасында Татарстаннан депутат булып сайланучыларның саны сайлаучыларга бәйле. Ләкин шулай да яңа Думада Татарстаннан булган депутатларның саны кимемиячәк Бударин әфәнде фикеренчә. Хәзерге вакытта парламентның түбән палатасында республиканың 12 вәкиле бар.
Фиранең федераль исемлегенең төп өч лидерына килгәндә, аларның исемнәре, шулай ук җыелыш барышында хәл ителәчәк. Бүгенге көнгә ике лидерның исеме билгеле индә бу фирканең хәзерге лидеры, Дәүләт Думасы спикеры Борис Грызлов үзе, һәм фирканең рәистәше, Гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Шойгу.
Фиранең генераль шурасы президиумы сәркәтибе Вечеслав Володинның матбугатка биргән әңгәмәсеннән күренгәнчә, «Бердәм Русия» леләр җыелышның беренче көнендә фирканең саөлауларда тәкъдим ителәчәк программалары, ягъни Путин планы турында сөйләшәчәкләр, икенче көнне исә фирканең исемлекләре каралачак.
«Бердәм Русиянең» электрон сәхифәсеннән күренгәнчә, фирканең җыелышы бу ике көндә генә тәмамланмый. Әлеге җыелышны без сайлауларгна йомгак ясау һәм президент сайлаулары алдыннан үз максатларыбызны билгеләү ниятеннән 2 декабрьдән соң дәвам итәчәкбез дигән, Володин әфәнде фирка сәхифәсендә.