Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медицина өлкәсендәге Нобель бүләге ияләре мәгълүм


Медицина өлкәсендәге 2007 елгы Нобель бүләге американ галимнәре Марио Капекки белән Оливер Смитиска һәм Бөекбритания галиме Мартин Эванска тапшырыла.

Алар бу абруйлы бүләккә яралгының кәүсә күзәнәкләрен тычканнарның геннарын үзгәртү өчен кулланган өчен лаек булган. Монда сүз яралгының күзәнәкләрендәге теге яки бу геннарны гамәлдән чыгару турында бара. Әлеге ысул галимнәргә диабет һәм яман шеш кебек авыруларның сәбәпләрен яхшырак аңларга ярдәм итәчәк.

Нобель бүләгенең быелгы акча өлеше 1 миллион ярым доллар чамасы тәшкил итә. Бүләкләрне тапшыру 10 декабрьдә Стокгольмдә үтәчәк.
XS
SM
MD
LG