Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон:Татарстанда барлык халыклар да үз өендә яшәгән кебек үзен хис итәме?


-Мәчеткә йөрим рәхәтләнеп. Менә Коръән укырга өйрәндем. Ул яктан Татартстанда бик әйбәт. Мәчетләр бик күп, ураза тотабыз бу айда, татарча сөйләшәбез.

- Татар телен үстерергә кирәк. Дәресләрдә тирән итеп белем бирмиләр.

- Музейда эшлим, Максим Горький музеенда Хәсән Туфан , Мирсәй Әмир кебек кызыклы шәхесләр турында бик күп татар әдәбиятына багышланган кызыклы документлар сакланган. Ул музей бүгенге көндә мыскыл хәлдә. Хәзерге вакытта зур әдәбият музее юк. Менә шул мине борчый.

- Бездә Казанда төрле милләт халыкларының иҗтимагый оешмалары бар: украин, грузин, белорус, казах, рус халыкларының оешмалары бар, һәм кем генә юк.

-Бездә Кукмарада барыбызда бердәм, татары да урысы да, марилар да, удмуртлар да керәшене һәм дә төрле халыклар бар . Бер беребезгә ярдәм итеп яшибез.

- Мин Кытайдан. Укырга килдем. Музыка белән шөгельләнәм. Татар халкының музыкасыннан Рөстәм Яхинның “Прелюдия”сен һәм “Вальс”ын уйныйм. “Татарстанда бик яхшы яшәү, Хәерле кич!”

-Нинди милләт кешесе булса да, һәр кешенең хокуклары якланган, сакланган. Аларның бергә җыелышып утырып сөйләшергә урынннары бар “Дуслык йорты” бар . “Нәүруз” бәйрәмнәрен үткәрәләр март аенда.

Җыелышып сөйләшсеннәр эшлекле карарлар кабул итсеннәр.

Үз өемдә яшәгән кебек хис итәм мин үземне. Чөнки бер мәгълүмат чарасында да яңалыкларда да бер милләтнең икенчесенә басым ясау очраклары ишетелми, күргәнем дә юк. Мин Киров шәһәрендә яшәгән идем. Кызганычка каршы мин татар булсам да, татарча бик яхшы белмим . Монда Казанга килгәч, өйрәнә башладым . “Исәнмемез!” дип исәнләшергә өйрәндем.

Мин үземнең өемдә яшәгән кебек яшим. Мин милләтем буенча рус милләтеннән. Әмма бүгенге көндә җирле халыкларга да бик рәхәт түгел, чөнки базарда сату итәргә килгән халыклар, таҗиклар, үзбәкләр татар бистәсендә Мәрҗани урамын пычратып

бетерделәр инде. Экологияне сакламыйлар . Ә бит ул урамнан шәһәрнең зыялылары, руханилары җомга намазына баралар, Менә шул мине нык борчый.

Үземнең өемдә, аллага шөкер! Һәммәбезнең дә иреккә хокукыбыз бар телгә, динебезгә, гомүмән яшәу хокукы бирелгән, безгә Аллаһы тәгалә тарфынннан. Татарстанда да шушы хокуклар үтәлсен өчен, без тырышырга тиеш.

Мәликә Басыйр

XS
SM
MD
LG