Берләшкән Милләтләр Оешмасының яңарак Мьянмада булган махсус вәкиле Ибраһим Гамбәри тагын Көнчыгышка бара. Башта Таиланд, Малайзия, Индонезия, Һиндстан, Кытай һәм Япония җитәкчеләре белән очрашып киңәшләшкәннән соң, Ибраһим Гамбәри янә Мьянмага барырга исәпли.
Берләшкән Милләтләр Оешмасының Иминлек Шурасы шушы көннәрдә, демократия яклыларның тыныч урам җыеннарын көч кулланып бастырган өчен, Мьянма җитәкчелегендәге хәрби хакимиятләрне хөкем итеп карар чыгарган иде. Хәрбиләр исә гаепләүләрне кире какты һәм шул көннән башлап үз тарафдарларының урам җыеннарын оештыра башлады. Бүген шундый җыен ил башкаласы Янгонда үтте. Көнбатыш мәгълүмат агентлыклары, җирле хакимиятләргә сылтанып, андый чараларда катнашучыларга акчалар вәгъдә ителгән, дип хәбәр итә.