Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Югалсам да, көт син мине" - 7


Татарстан Буа районы Суыксу авылыннан Шарафутдинов Радик Равил улын бертуган абыйсы Рамиль Канададан эзли.

Азатлык радиосының “Югалсам да, көт син мине!”дигән сәхифәсендә бүген җиденче тапшыруыбыз башлана. Без бу тапшыруларны Русия телевидениесенең 1 каналында барган “ Жди меня” тапшыруының Казандагы вәкиле Илгизәр Шәрәфетдинов белән бергә әзерлибез. Безнең чираттагы тапшырубыз кешеләр үзләренең якын дусларын эзләп бу тапшыруга мөрәҗәгать иткәннәре турында булыр.

Бүгенге көндә Казанда яшәгән Асия ханым Заһит кызы Фазлуллинаны Эстониядә яшәп яткан Вера Алексндровна эзләп табуы турында. Пятигорский шәһәрендә бергә университетта укыган Вера белән Асияне тормыш еллары бүгенге көндә төрле җирләрдә яшәтә. Әмма 40 еллап вакыт узса да, Вера үзенең ахирәтен онытмаган, һәм аны күрәсе килеп “Жди меня” теле тапшыруына мөрәҗәгать иткән. Һәм аларКазан бүлегендә хезмәт күрсәтүче Илгизәр Шарафутдинов ярдәмендә бер-берсен эзләп тапканннар. Без Асия ханымга шылтыратып сораштык, ул менә нәрсәләр диде.

“ Мин Пятигорскийда Фармуниверситетын 1979елда тәмамладым. Ә бүгенге көндә минем белән бергә укыган Железноводскийдан килгән Вера Борисова бүгенге көндә мине эзләп тапкан. Ул кияүгә чыккан иде хәрби кешесенә, хәзер Эстониядә яшиләр икән . Русия телевидениесенең 1каналында барган “Жди меня” тапшыруының Казандагы вәкиле Илгизәр Шәрәфетдинов ярдәмендә без телефон аша бер- беребез белән сөйләштек. Бик шатландык. Ул Казанга кайта алса, мин бик шат булыр идем.”

Илгизәр Шәрәфетдиновка бик зур рәхмәт әйтәсем килә безгә бер – беребезгне табырга ярдәм иткән өчен.

Русия телевидениесенең 1 каналында барган “ Жди меня” тапшыруының Казандагы вәкиле Илгизәр Шәрәфетдинов белән “Азатлык радиосы” хәбәрләшеп тора. Бер- берсен эзләүчеләргә ярдәм итү йөзеннән Казанда телефон эшли. Аның нумеры менә шундый: 293.63.00., Пушкин урамы, 15 йорт.

Шылтыратыгыз бер- берегезне эзләгез. Ә хәзер әнисенең улын эзләве турында Илгизәр Шәрәфетдиновның үзеннән ишеттерәбез

Мин Азатлык радиосының студиясенә буш кул белән генә килмәдем. Менә Татарстанның Буа районының Суыксу авылыннан Шарафутдинов Радик Равил улын 1976 елгы егетне абыйсы Рамиль Равиль улы Шарафутдинов эзли. Радик Шарафутдинов 1996 елда туристик автобус белән Франциягә киткән булган . Анда ул, аның әйтүе буенча , Франциянең легионына эләкмәкче булган . 1998елда Яңа ел бәйрәме белән котлап, ул Канададан музыкаль открытка җибәргән булган. Әмма төгәл адресын соңрак язармын дигән . Менә шул вакыттан бирле 9 ел гомер үткән, әмма аннан башка бер хәбәр дә юк икән . Инде аның әбисе белән бабасы да, һәм әтисе дә вафат булганнар. Ә әнисе улының кайтуын һаман көтә, диде “Жди меня” тапшыруының Казандагы вәкиле Илгизәр Шарафутдинов. (Фамилияләре охшаш, ләкин туган түгелләр )

Алдагы атнада “Жди Меня” тапшыруының бер төркеменең Казанга килүен дә көтә икән әле ул.

“Алар Татарстанга сюжет төшерергә киләләр. Чистай районының бер авылында 50-нче еллардан бирле күрешмәгән туганнарын таптык. Алар турында сюжет төшерәчәкләр . Аннан соң , Казан буенча берничә хатлар бар , алдагы көннәрдә Мәскәүдән алып барылган тапшыруда катнашыр өчен сюжет төшерәләчәк”.

Алдагы тапшыруларыбызда бу турыда сезгә дә ишеттерербез әле.

Шулай итеп туганннарын, якынннарын дусларын, күршеләрен югалткан милләттәшләребез Азатлык радиосы аша да мәгълүмат ишетә ала. Үзләре дә безгә мөрәҗәгать итә ала. Азатлык радиосыннан ишетелгән “Югалсам да, көт син мине!”: тапшыруларыбызның текст варианты шулай ук хәзер “Безнең гәҗит” битләрендә дә урын алачак.

Тагын бер тапкыр кабатлыйм вәкиллекнең телефоны 8(843) 2.93.63.00 Казан Пушкин урамы, 15йорт.

Хөрмәтле радио тыңлаучылар, Азатлык радиосында ишетелгән “Югалсам да, көт син мине!” тапшыруын радионың интернеттагы сәхифәсеннән дә табып була. Интернеттагы сәхифәнең адресы www.azatliq.org

Дөнья җимерелсә дә, бер- берегезне эзләп табу өметеннән өзелмәгез, эзләүдән туктамагыз, сагыну-сагыш хисләрен, табышу-очрашу- кавышу кебек изге мизгелләргә әйләндерегез.

XS
SM
MD
LG