Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә сәяси золым корбаннарын искә алалар


Русиядә бүген сәяси золым корбаннарын искә алу көне буларак билгеләнә. 1937-1938 еллардагы зур террорга 70 ел тулды. Ул елларда илдә 1,5 миллион кеше кулга алынган, шуларның яртысы чамасы атып үтерелгән. Һәлак булучыларның күпләренең бүгенгәчә исемнәре мәгълүм түгел.

Хәтер чаралары Русиянең байтак шәһәрләрендә үтә. Мәскәүдә корбаннарны Лубянка мәйданындагы Соловки ташы янында искә алдылар.

Сталин терроры елларында нахакка хөкем ителүчеләрнең туганнары Мәскәү янындагы Бутово яланында да җыелды. Анда ил президенты Владимир Путин да килеп, корбаннарны искә алуда катнашты. Бутово яланында узган гасырның утызынчы елларында меңнәрчә кешене атканнар.
XS
SM
MD
LG