Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәдәният кадрларының эш хакларын арттыру мәсьәләсе мәдәният министрлыгы коллегиясе утырышында каралды


Фидакарьлек, белем һәм талант тәлап иткән мәдәният тармагында эш хаклары бик түбән икәнлеге “Азатлык” тапшыруларында искә алынган иде, хөрмәтле тыңлаучылар. Шуңа карамастан 4 гомум дәүләт социаль программаларда хәзергә мәдәният тармагы кертелмәгән. Бу шартларда ничек итеп кадрларны саклау, аларның эш хакларын арттыру мәсьәләсе сишәмбе көнне мәдәният министрлыгы коллегисенең утырылышында каралды. Бу язма Аның йомгаклары турында барачак.

Мәдәният хезмәткәрләренең эш хакын 80 процентка арттыру максаты Минтимер Шәймиевның еллык юлламасында куелган иде. Татарстанда мәдәният хезмәткәрләренең эш хакы икътисад тармагындагы уртача эш хакының 43 процентын тәшкил итә. Айлык эш хакы 4600 сум гына.

Татарстан, Руссиядәге башка төбәкләр белән чагыштырганда, хезмәт хакы күләме буенча бары тик җиденче урында гына тора, ә күрше Башкортостан бу мәсьәләдә аны узган, ул – беренче баскычта.

Татарстан мәдәният министрлыгы коллегиясе утырышында бары бер генә мәсьәлә – эш хакларын арттыру турында сүз барды.

“Мәгариф, сәламәтлек өлкәсендә эшләүчеләрнең хәзмәт хакы артты. Хәзер инде мәдәният хәзмәткәрләренең хәлен яхшыртырга кирәк. Яңача эшләү алымнарын эзләргә, үзебезгә акча эшләргә өйрәнергә вакыт җитте”, - диде Татарстан премьер – министры урынбасы, мәдәният министры Зилә Вәлеева.

Республика мәдәният хезмәтен түләүле шартларда оештыру, гомуми эш хакы күләмен саклап, хезмәткәрләргә күбрәк түләү очраклары аз түгел.

2007 елда Татарстанның муниципаль районнарында мәдәният тармагында уртача хезмәт хакы – Казан, Чаллы шәһәрләре, Бөгелмә, Түбән Кама, Әлмәт районнарында югары, ә Әлки, Спас, Әгерҗе, Мамадыш, Кама Тамагы районнарында түбән.

Мәдәният министрлыгының финанс идарәсе җитәкчесе Руфия Султанова республиканың мәдәни оешмаларында матди хәлне яхшырту чаралары турында мәгълумат бирде. Төбәкләрдәге хәл турындагы конкрет саннар коллегия эшендә катнашкан мәдәният оешмалары һәм район вәкилләренең кызыксынуын уятты.

Бүген табыш китерүчеләрдән Казан циркын, Алабуга музеен атарга була, театрларга килгәндә хәл мөшкелрәк. Бу, әлбәттә билет бәяләре белән бәйле. Өстәмә белем бирү уку йортларында да проблемалар җидти икән. Әйтик, музыка мәктәбендә белем бирү бик арзан.

Шулай ук Зилә Вәлеева театр җитәкчеләренә штаттагы хезмәткәрләрне барларга вакыт җиткәнен белдерде. Димәк, хезмәт хакы күтәрелүе штат кыскаруга китерәчәк.

Район – авыл җирләренә килгәндә, монда эшләүче мәдәният хәзмәткәрләренә дә үзгәрешләр кичерергә туры киләчәк. Алар клубны үзләре ачасы килгәндә ачып, ябасы килгәндә ябып кына йөри алмаячаклар. Зилә Вәлеева әйткәнчә:

“Көне буе эшләгән җитәкче белән атнага бер – ике сәгатька генә клубны ачкан директорның эш хакы бертөрле булмаячак. Хезмәт хакын сәгатьләп кенә түләячәкбез”, диде ул.

Мәдәният хезмәткәрләренең бер юлы берничә урында эшләп эш хакларын арттырыга тырышуы турында да әйтелде бу җыелышта.

Эшнең күләме дә, сыйфаты да, нәтиҗәлелеге дә югарырак булып, шуның өчен түләүне дә кискен арттыру юллары коллегия утырышының карарында күрсәтелде. Киләсе елда мәдәният хезмәткәрләренең уртача эш хакы – 7 715 сум, 2009 елда – 10 490 сум, ә 2010 елда – 14 007 сум тәшкил итәчәк. ”Бу максатка ирешү өчен эш яңача оештырылырга тиеш“ диделәр министрлар утырышында.

Ә мәдәниятне үстерү, яклау – милләтне яклау дигән сүз.

КДУ журналистика факультеты студенткасы Әлфия Бәдретдинова



XS
SM
MD
LG