Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон : Бу көннәрдә нинди бәйрәмнәрне бәйрәм иттегез ?


Кичә ягъни, 4 ноябрь көне “Русиядә халыклар бердәмлеге көне” дип игълан ителгән бәйрәм көне иде.

Казанда халыклар бердәмлегенә багышланган “Без бердәм!” дип исемләнгән бәйрәм көнцерты уздырылды.

Казан руханилары Казан урамнарында “Тәре йөреше” оештырдылар.

Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын Халыклар Бердәмлеге Көне белән котлады.

Татарстанда “Татарстан халыклары сьезды”ның шушы көн алдыннан уздырылуы да һәм анда кабул ителгән карарлар, халыклар арасында дуслык һәм тынычлыкны ныгытуда мөһим бер тарих этабы булып тора” диде ул .

Әмма бу бәйрәм халыклар бердәмлеге көне дип билгеләнсә дә, гади халык бу көнне ничек бәйрәм иткән соң ? Казан урамнарында бу сорауга җавапны Мәликә Басыйр туплады.

- Бәйрәм түгел инде бу, бу день справедливостимы, день независимостимы, төгәл генә әйтә алмыйм.

- Что-то государство, единство.

-7 ноябрь көнен бәйрәм итәбез. Мин Үзбәкстаннан. Бу көнне без туа- туганннан бирле бәйрәм итәбез.Кунакка килдек , шушы бәйрәм уңаеннан.

- Русиядә яшәгән халыкларының Бердәмлек көне. Миңа бик оят, әлбәттә, бу бәйрәм турында бернәрсә дә белмәвемә. Гафу итегез, әмма мин бернәрсә дә белмим бу бәйрәм турында.

- Пожарскийның Минин белән Тамбов өлкәсеннән, алар, баш күтәрүчеләргә каршы килеп, азатлык таләп иткән көне Коткарганннар, дип әйтергә була инде. Әмма бәйрәм булса да , мин менә мәдрәсәгә укырга барам.

- Бүген эш көне безнең. Мин бүген бернинди дә бәйрәм икәнен тоймыйм.

- Ишеткәнем бар, бу бәйрәмне бердәмлек бәйрәме дип әйтелгәнен, телевизордан да гәзитләрдән дә беләбез. Бәлки мәгълүмат җитмидер, ул бәйрәм минем өчен бәйрәм түгел. Безнең канга сеңгән инде ноябрь ае керү белән без аны 7 ноябрь көне итеп һәрчак бәйрәм итәбез. Безгә Совет власте вакытындагы идеология канга сеңеп калган инде. Чөнки совет власте безне бушлай укытты, дәвалады, эш бирде, фатир бирде. Менә шул миңа бәйрәм инде. Шуның өчен без бу бәйрәмне 7ноябрь бәйрәме итеп кабул итәбез.

- Килешү һәм берләшү көне.

-Казан шәһәре көне.

-Кичә-бүген Милли берләшү көне,

- Азатлык бердәмлеге бәйрәме итеп бәйрәм итәбез. Без аны гел Октябрь революциясе бәйрәме итеп кабул итәбез. Мин Чаллыдан килдем туганнарга бу бәйрәмне бәйрәм итәргә . Элек бит ул болай дип аталмый иде. Быел гына шулай халыклар бердәмлеге дип атала башладымы әле ул ? Элек ул алай аталмый иде.

- Быел икенчеме, өченче ел гынамы шулай халыклар бердәмлеге бәйрәме дип атала башлады. Бездә тоелмады бәйрәм итү. Үзебез бергә- бергә татарлар тату иттереп яшәргә язсын дип теләп калам.

- Кунаклар бар иде, авылдан туганнар килде, сагынып.

-Мондый бәйрәмне иҗтимагый рәвештә бәйрәм итү, менә ичмасам бәйрәм иде. Без демонстрациягә барып бәйрәм итә идек, ә болай бакчага барып, өйдә утырып бәйрәм итү, ул бәйрәм түгел, ялгыз килеш ул бәйрәм булмый. - Ничек бәйрәм була соң?

-Хәтта белмим, әйтергә дә авыр.

Мәликә Басыйр

XS
SM
MD
LG