Accessibility links

Кайнар хәбәр

Венада Сербия белән Косово вәкиллекләре очраша


Европа Берлегенең Косово статусы мәсьәләсе сөйләшүләрендәге вәкиле Белград белән Приштина ягыннан теләсә нинди өстәмә тәкъдимнәрне өйрәнергә әзер булуын белдерде.

Вольфганг Ишингер бу хакта Сербия белән Косово вәкилләренең Венадагы чираттагы сөйләшүләре башланыр алдыннан әйтте.

Әлегә кадәр сөйләшүләрнең һәммәсе нәтиҗәсез тәмамлана килде, чөнки Косово албаннары үз төбәкләренә тулы азатлык таләп итә, ә Сербия аңа тик киңрәк автономия бирү яклы гына.
XS
SM
MD
LG