Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакыстанда оппозициянең каршылык чаралары көч белән бастырыла


Исламабадта Пакыстан оппозициясе җитәкчеләренең берсе – Беназир Бһуттоның тарафдарларын полиция күздән яшь агыздыручы газ кулланып куып таратты.

Әлеге хәл Беназир Бһутто президент Пәрвәз Мөшәррәф илдә керткән гадәттән тыш хәлгә каршы киңколачлы ризасызлык чаралары оештыра башларга чакыргач булды.

Беназир Бһутто тарафдарлары, хакимиятләрнең урам җыеннарында катнашучыларга карата кискен чаралар күрү белән янавына да карамастан, каршылык җыеннарын дәвам итәчәкләрен белдерә.
XS
SM
MD
LG