Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Җәмагатьчелек сәяси, иктисади, социаль тормышка үзгәрешләр кертә аламы?


Җомга көнне Казан башлыгы Илсур Метшин башкаланың Киров районы торышы белән танышып йөрде. Киләчәктә бу районда 9дан алып 25 катлы йортлар төзеләчәк дип фаразлана. Шәһәрдә яшәп тә кыйшайган йортларда торучы әбиләр инде җылы фатирлар турында хыяллана. Метшинның сәфәре барышында алар төрле теләкләрен белдерделәр. Казан җитәкчесе барлык фикерләргә колак салачагын әйтте. Ә гомумән, җәмәгатьчелек сәяси, икътисади һәм социаль тормышка үзгәрешләр кертә аламы? Әлеге сорауга җавапны Казан урамнарында Мәликә Басыйр табарга тырышты. Хәзер ул сезне казанлылар фикере белән таныштыра

- Кертә ала. Мәсәлән ачык гадел сайлаулар ярдәмендә. Русиянең иҗтимагый пулаты ярдәмендә губернатор Евдокимовны бәргән шоферны утырта яздылар төрмәгә. Иҗтимагый пулатның әһәмияте зур булды аны утыртмый калдыруга .

-Мин белмим.

- Җәмагатьчелек белән без үз вакытында мөстәкыйльлеккә ирешкән идек.

Әмма аны тартып алдылар, Конституцияне бозып карарчыгардылар да бездән сорап тормадылар .

- Ә җәмагатьчелек нәрсә эшләде?

-Җәмагатьчелек бер сүз әйтмәделәр.

- Менә Кол Шәриф мәчетен салдык, җәмагатьчелек белән. Ул, әлбәттә президентыбызның идеясе ид, әмма ул бер үзе генә сала алмый бит инде . Салса да, 100 ел кирәк булыр иде.

- Әйтә алмыйм.

- Шул җәмагатьчелекнең фикере генә дә бар нәрсәне үзгәртә ала да инде.

Мәсәлән, уен автоматларын алып ташлауга җәмагатьчелектә бу начар дигән фикер тарала башлады . Һәм бүгенге көндә уен автоматлары юк.

-Транспортны яхшыртуда җәмагатьчелек фикеренең әһәмияте зур булды.

- Кеше тормышы үзгәрмәс инде ул . Иҗтимагыый оешмалар берничек тә тәэсир итә алмый кеше тормышына. Кеше ничек яшәгән, шулай яшәячәк.

-Пикетлар һәм демонстрацияләр ярдәмендә үзгәртеп була.

- Минем хәтеремдә союз таралган вакытта суверенитет алганда халыкның активлыгы, һәм шулай ук безнең үзаңны үзгәртергә дә бик ярдәм итте. Һәм Казан шәһәрен үзгәртергә дә, хәзер “О, Казан!” диләр.

Мәликә Басыйр

XS
SM
MD
LG