Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузиядәге гадәттән тыш хәл 16 ноябердә гамәлдән чыгарга тиеш


Бүген Нино Бурджнадзе 16 ноябердә гадәттән тыш хәлнең гамәлдән чыгачагын игълан ите. Ул сәяси кризистан чыгар өчен оппозиция белән сөйләшүләр дәвам итә, диде. Кичә гадәттән тыш хәлнең бетереләчәге турында АКШ дәүләт секретаре ярдәмчесенең урынбасары Мэттью Брайза да әйтте. Сишәмбе көнне Грузия Президенты Михаил Саакашвили, Русия ике өлешкә бүленгән Кыбрыс мисалында Грузине дә таркатырга тели, дип белдерде. Аның сүзләренчә, Минскида үткән БДБ илләре саммитында Владимир Путин, Русия Абхазияне Грузиянең Кыбрысына әверелдерегә мөмкин, дип әйткән булган.
XS
SM
MD
LG