Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Сәйдәш” мәдәният үзәгендә Рәдиф Сәгъдинең 50 яшьлек юбилее үтте


Соңгы көннәрдә Казан шәһәренең мәдәният сарайларында, театрларында үткәрелгән татарча концертлар, юбилей кичәләре, “Әниләр көне”нә багышланган төрле чаралар казанлыларның да, килгән кунакларның да игътибарын җәлеп итми калмады. Дүшәмбедә, мәсәлән, Камал театрында Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты , Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, “Дәрт чүлмәге” исемле шигъри җыентыгы белән билгеле шагыйрь, Рөстәм Мингалимгә 70 яшь тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Аны Татарстан Премьер-министры урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева да котлады.

Татарстан Язучылар берлеге җитәкчелегендә бертөркем язучы, шагыйрь Татарстанның халык шагыйре Мөдәрис Әгъләм каберен кылды. Бу турыда берлекнең рәис урынбасары Вакыйф Нуриев болай диде:

“26 ноябрьдә, без бертөркем язучы, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибрагимов җитәкчелегендә моннан нәкъ бер ел элек арабыздан киткән халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмевнең каберен зыярат кылдык. Безнең белән бергә шагыйрьнең хатыны, шагыйрә Нәҗибә Сафина да барды. Без Мөдәрис Әгъләмовның каберенә чәчәкләр салдык. Һәм зиратта кабер янында аның турындагы хәтирәләребезне уртаклаштык.”
Бу атнаның сишәмбесендә Камал театры бинасында, тәрҗемәче, шагыйрә Флера Тарханованың 60 яшенә һәм иҗат эшчәнлегенә 35 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә шигърият һәм җыр бәйрәменә әверелде. 2005 елда “Яңа татар пьесасы-2005” конкурсында “Иң яхшы татар драмасы” номинациясендә өченче урын алган аның “Өч каурый” исемле пьесасы “Әкият” татар дәүләт курчак театрында сәхнәләштерелгән иде.
Чәршәмбе көнне, әдәби-музыкаль кичә “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә дә үтте. Ул драматург, прозаик Рәдиф Сәгъдинең 50 яшьлек юбилеена багышланган иде. 30-дан артык пьеса авторы булган Рәдиф Сәгъдинең 2003 елда “Канга буялган алтыннар” исемле роман һәм повестьләр җыентыгы басылып чыкты. “Сынган беләзек” исемле мелодрамасы 10 ел эчендә Тинчурин театры коллективы тарафыннан 500 мәртәбә сәхнәгә куелып, тамашачы тарафыннан бик җылы кабул ителгән спектаклләрдән санала. 80нче елларда Әлмәт, Казан күчмә театрларында уйнаган артист, тормышында кискен борылыш ясап, сәхнәдән китеп барса да, ул театр белән араны өзмичә, үзе яңа пьесалар яза башлый. Аның “Яз галәмәте”, “Гүзәл Аппаксылу” пьесалары буенча куелган спектакльләр дә сәхнәләрдән төшми. Рәдиф Сәгъдинең тиздән Татарстан китап нәшриятында ике китабы чыгарга әзерләнеп ята. Берсе - балалар өчен пьесалар һәм әкиятләр, икенчесе - “Ирдәүкәләр” дип аталган ике романны эченә алган проза китабы.
XS
SM
MD
LG