Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буржанадзе: Русиянең Грузиядә нәрсә теләвен бездә һәр бала белә


Нино Буржанадзе радиобызның грузин бүлеге хезмәткәре Коба Ликликадзега әңгәмә бирә
Нино Буржанадзе радиобызның грузин бүлеге хезмәткәре Коба Ликликадзега әңгәмә бирә

5 гыйнварда үтәчәк президент сайлауларында катнашу өчен, Михаил Саакашвили, канун таләп иткәнчә, 25 ноябрьдә урыныннан китте. Президент вазифасын хәзер парламент рәисе Нино Буржанадзе башкара. Сишәмбедә ул радиобызга эксклюзив әңгәмә бирде.

Президент вазифасы Нино ханым өчен яңалык түгел. 2003 гөлчәчәк инкыйлабыннан соң Эдуард Шеварднадзе урыныннан киткәч, ул бу вазифаны бер башкарган иде инде.

Радибызга биргән әңгәмәсе вакытында Нино ханым Грузиянең янә башбаштаклыкка кереп батуына үкенеч белдерде. Ләкин бу авыр чорлар бетер, сайлаулардан соң ил нормаль тормышына кайтыр дигән өметен әйтте.

7 ноябрь көнне хөкүмәт оппозиция каршылыгын бастырып хата ясамадымы дигән сорауга, Буржанадзе, юк, мин алай уйламыйм, кайбер оппозиция җитәкчеләре ул көнне хәтта хөкүмәтне бәреп төшерергә чакырды, диде.

Протест чараларыннан соң ябылган оппозиция тарафлы Имеди телевидениесенең киләчәк язмышы турындагы сорауга, Нино ханым, бу канал эшкуар һәм президентлыкка намзәт Бадри Патаркацишвилинең "коралы" булудан туктаса гына эфирга кайтарылачак, диде.

Грузия рәсмиләре Тифлистәге каршылык чаралары артында Русиянең күзләү хезмәтләре тора ди һәм кайбер оппозиция җитәкчеләрен бу хезмәтләр белән хезмәттәшлек итүдә гаепли.

Мәскәү бу гаепләүләрне кире кага. Әмма Буржанадзе радиобызга биргән әңгәмәсе вакытында, прокурорларның моңа дәлилләре инде бар һәм тагын табылачак, диде.

Ә инде гомум ниятләргә килгәндә, "Русиянең Грузиядә нәрсә теләвен бездә һәр бала белә", диде ул. "Грузиядә тотрыксызлык булу Русия өчен бик мөһим. Хөкүмәте зәгыйфь булса, Грузия Русия белән бер дәрәҗәдә сөйләшә алмаячак. Ул эчке мәсьәләләр белән мәшгуль булачак, аның Абхазия, Көньяк Осетия, НАТО кебек мәсьәләләргә вакыты калмаячак" диде ул.

Буржанадзе, Грузиянең алган юлыннан тайпылмавы, 5 гыйнварда ирекле һәм гадел сайлаулар үткәрү өчен кулыннан килгәнен эшләячәген әйтте.

"Сезгә ачыкча әйтим, мин Михаил Саакашвилинең икенче мөддәткә президент булуын тулысынча хуплыйм. Ул бу юл өчен башка сыймаслык, авыр эшләр башкарды. Әлбәттә мондый реформалар хатасыз була алмый. Һәм бу эшне беркем дә хатасыз башкара алмас иде. Шул исәптән, мин дә. Бу минем эчкерсез фикерем һәм аны кире кагу бик авыр", диде Нино Буржанадзе.

XS
SM
MD
LG