Accessibility links

Кайнар хәбәр

Суданда укытучыны үлемгә хөкем итүне таләп иттеләр


ХАРТУМ - Суданга Британия укытучысын азат итү максаты белән Бритяниядән килгән ике мөселман зыялысы - хакимияттәге Лейбористлар партиясеннән лорд Әхмәд һәм Консерватив фиркасеннән Сәидә Варси 15 көн төрмә җәзасы һәм депортациягә хөкем ителгән 54 яшьлек укытучы Джиллиан Гиббонс белән очрашты. Ул мәктәптә уенчык аюга Мөһәммәд исеме кушып Ислам динен мәсхәрә итүдә гаепләнә. Җомга көнне Судан башкаласы Хартумда йөзләгән кеше урамнарга чыгып укытучыга каршы белдерелгән "йомшак" гаепләүгә протест йөзеннән аны үлемгә хөкем итүне таләп итте.
XS
SM
MD
LG