Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җир җылынуга каршы БМО җыены ачылды


Индонезиянең Бали утравында Җир шарының җылынуына каршы көрәш мәсьәләләренә багышланган БМО конферециясе ачылды.
Анда 190-лап илдән 10 меңләп вәкил һәм галим катнаша.
Алар күмер газы чыгаруны чикләүче Кйото Протоколы 2012 елда гамәлдән чыкканнан соң ни эшләү турында сөйләшә.
2 атна дәвам итәчәк бу конференсиядә төп сүз күмер газлары чыгаруны киметү турында мәҗбүри максатлар кую-куймау турында барачак.
Быел галимнәр дөньякүләм җылынуны туктату технологик яктан мөмкин, әмма моның өчен ашыгыш рәвештә гамәлләргә керешергә кирәк дигән хисаплар белән чыккан иде.
XS
SM
MD
LG