Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бердәм Русия = КПСС?


Наши яшьләр төркеме Бердәм Русиянең җиңүен бәйрәм итә, Мәскәү, 03.12.2007
Наши яшьләр төркеме Бердәм Русиянең җиңүен бәйрәм итә, Мәскәү, 03.12.2007

2 декабрь Дума сайлауларында җиңүне, көтелгәнчә, Кремль тарафлы Бердәм Русия партиясе яулады. Тавышларның якынча 64% җыйган бу фирка парламентта конституцион күпчелеккә ия булачак. Русия совет чорындагы шикелле бер партияле җәмгыятькә әйләнеп барамы?


СССР чорында "Ленин дисәк, партияне, партия дисәк – Ленинны күз алдында тотабыз" дигән әйтем бар иде.
Бердәм Русия үзенең сайлау алды компаниясен алдан ук президент Владимир Путин исеме белән бәйләде. Путин үзе дә бу тавыш бирүләрне үзенә ышаныч белдерү дип атады. Бердәм Русия җиңгән очракта, ул сәяси сәхнәдә калачагына ишарә итте.

Бердәм Русия җитәкчесе Борис Грызлов сүзләренчә, нәтиҗәләр нәкъ шуны исбатлаган да:

"Тавыш бирүләр төп фикерне исбатлады – Владимир Путин безнең юлбашчыбыз. Сайлаучылар аның 8 ел дәвам иткән курсын хуплый, һәм бу курс дәвам итәчәк", диде Бердәм Русия җитәкчесе.

Бердәм Русиядән тыш, Думага бу юлы да тагын 3 партия үтте: 11,5 процент җыйган коммунистлар һәм 8-әр процент чамасы казанган либерал-демократлар белән Гадел Русия. Көнбатыш тарафлы либерал партияләрнең берсе дә 7 процентлы киртәне уза алмады.

Элекке Дума белән чагыштырганда бер җитди үзгәреш –Бердәм Русия бу юлы Думада конституцион күпчелеккә ия булачак. Димәк, конституциягә теләсә нинди үзгәрешләр кертә алачак. Шул исәптән, 3нче президентлык мөддәте турында да.

Әмма күп кенә күзәтүчеләр хәзер, Путин, президентлыкка ябышып ятмас, аның урынына я көчле премьер, я партия юлбашчысы булыр дигән фикердә.

Оппозициядәге Уң көчләр берлеге җитәкчесе Борис Надеждин сүзләренчә, бу инде башка ил булачак:

"Һичшиксез бу башка ил, без Советлар берлегенә кайттык. Чын хакимият хәзер парламент та, киләсе президент кулында да түгел, ә партия кулында", ди Борис Надеждин.

Башка сүзләр белән әйткәндә, Русиядә хакимият төзелеше үзгәрергә мөмкин: президент, кайбер Европа илләрендә шикелле, төрле тантаналарда вәкиллек итү вазыйфаларын гына башкарачак. Ә чын хакимият, партия идарәсе, үзенә күрә политбюро кулында булачак.

Ул арада, тавыш бирүләр вакытында тәртип бозулар, Бердәм Русиянең чамадан тыш административ басым куллануы турында хәбәрләр килә тора. Европа Шурасы һәм Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының парламент мәҗлесе төркеме бу сайлауларны "гадел түгел" дип бәяләде.

"Русиянең башкарма хакимияте бу сайлауларда чамадан тыш көчен кулланды һәм бу әлбәттә, нәтиҗәләрдә чагылды, без моны танырга тиеш", диде Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының парламент мәҗлесе рәисе урынбасары Киммо Килжунен.

Коммунистлар җитәкчесе Геннадий Зюганов та бу сайлауларны Советлар берлеге җимерелгәннән бирле иң пычрак сайлаулар дип атады. Ельцин чорында, хәрәмләшүнең ике ысулы булса – куркыту һәм бюллетень төзәтүләр, хәзер аларның саны дистә ярым, диде ул.

Оппозициядәге Башка Русия җитәкчесе Гарри Каспаров сайлау нәтиҗәләре белән риза булмаган бар көчләрне берләшергә чакырды.
XS
SM
MD
LG