Accessibility links

Буада премьера һәм яңа башлык


Сайлаулар үтү белән Татарстанның Буа һәм Чүпрәле районнарында хакимият башлыклары алмашынырга тора. Буада сатира дәүләт театры шушы көннәрдә яңа премьера да куярга өлгерә. Спектакль яшьләр өчен, җәмгыятьтә наркотикларга каршы хис уятуга юнәлдерелгән сәнгать әсәре икән.

Бу хәбәрнең башында сайлаулар дисәк тә, аларга әллә ни басым ясамабыз инде, ахырда гына сайлаулардан соң республиканың берничә районында булачак үзгәрешләрне әйтеп китәрбез. Бераз җиңел сулап, мәдәният-сәнгать өлкәсенә күз салырбыз. Казанда гына түгел, ә Татарстан башкаласыннан ерак урнашкан Буа районы белән телефон аша элемтәгә керәбез. Анда ноябрь ахыры-декабрь башында премьера куя башлаганнар. Буа сатира театры җитәкчесе Раил Садриев белән сөйләшәбез:

- Премьера булды. 27, 28 ноябрь көннәрендә. Бүгенге көндә дә бара, киләсесе 6 декабрьдә.

Пьесаның авторы Рәдиф Сәгъди, режиссеры Азат Зарипов. Спектакльнең исеме “Алсу томан” дип атала. Ул нинди максат белән язылган, беренче тамашачылар ничек кабул ителгән икән соң?

- Наркотикларга тискәре караш тудырырга тиешле әсәр иде. Бу максатка без ирештек, дип уйлыйм, тамашачыларның карашлары, премьерадан соң булган тәэсирләре шундый булды.

Кыскасы, буалылар үз тамашачысын эш-гамәлләре белән сөендерәләр, спектакль халыкны борчылырга, янырга-көяргә мәҗбүр итә. Анда Казаннан килгән кунакларда да була, "бу хакта татар газетларыннан тәнкыйть, фикерләр ишетерсез әле", диде Раил Садриев.

Алар әлеге, “Алсу томан” пьесасын артислар төркеме белән күрше районнарда да куярга җыеналар. Озакламый Казанга да килеп җитәрбез әле, диләр буалылар. Буалылар дигәннән, спектакльне районның булачак башлыгы да караган һәм нык ошаткан икән. Сайлаулар вакытында аңа да халык Шәймиев белән Путинны алкышлаган кебек, җирле кандидатка үз тавышларын биргәннәр. Аның исеме Рафаил Әбүзәров. "Үзебезнең кеше, сәнгатькә гашыйк" диләр райондашлары.

Раил Садриев бу атна ахырында Буага республика президентының киләсен һәм яңа башлыкның рәсми рәвештә йомшак урындыкка утырачагын да әйтте.

- Тантана 7-ендә театр бинасында булыр дип көтәбез инде.

Алдан белдерүебезчә, Чүпрәледә дә халык үз теләгән кешесенә тавыш биргән һәм ул район башлыгы була икән.
XS
SM
MD
LG