Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ саклану министры Багдадта


Гыйракта алдан игълан ителмәгән сәфәр белән йөрүче АКШ саклану министры Роберт Гэйтс буген илнең төньягындагы Мосул шәһәрендә булганнан соң башкала Багдадка килде.

Гэйтс Гыйрак премьер министры Нурый әл-Мәлики белән президент Җәләл Талабанины Гыйракта көч куллануның кимүеннән файдаланып илдә милли татулык урнаштырырга чакырыр дип көтелә.

Гыйрак полициясе бүген Багдадның шыгыйлар районында бомбалы машина шартлап кимендә 5 кешене үтерде, 14-не яралады дип хәбәр итә.

Аңа кадәр илнең төньягында, шул исәптән Мосулда шартлаулардан кимендә 8 кешенең үлүе хәбәр ителгән иде.

Бүген шулай ук АКШ хәрбиләре илнең төньягынданы Сәләхетдин виләятендә гыйсьянчылар сишәмбе көнне 3 АКШ хәрбиен үтерде, икене яралады дип белдерде.
XS
SM
MD
LG