Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран президенты: АКШ хисабы – безнең җиңү


Мәхмүт Әхмәдинеҗат халык алдында чыгыш ясый, Илам, 5ю12ю2007
Мәхмүт Әхмәдинеҗат халык алдында чыгыш ясый, Илам, 5ю12ю2007

АКШның яңа күзләү хисабында Иран үзенең атом корал програмын 4 ел элек туктаткан, дигән нәтиҗә ясалган. Русия белән Кытай, Иран тирәсендәге вазгыятьне шактый үзгәә дисә, Көнбатыш илләре - әллә ни үзгәреш күрми.

Американ күзләүчеләренең, Иран үзенең атом корал програмын инде 4 ел элек туктаткан, дигән "үтә яшерен" хисабы матбугат битләренә дүшәмбедә таралды.

Бу нәтиҗә Кушма Штатларның, Британия һәм Франция белән бергә, Иранга яңа, инде өченче чикләүләрне әзерләп яткан вакытка туры килде.

Беренче ике чикләүгә дә теләмичә генә кушылган Русия белән Кытай, американнарның бу хисабын шундук эләктереп алды.

"Иминлек шурасының яңа карарын тикшергәндә без, әлбәттә, Кушма Штатларның Иранда яшерен корал програмы юк дигән ачыктан-ачык белдерүен искә алачакбыз" ,диде чәршәмбедә Мәскәүдә Русиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавров.

Сишәмбедә Кытайның БМОдагы илчесе Ванг Гуангя, минемчә, хәзер Иминлек Шурасы әгъзалары вазгыятьнең үзгәрүен танырга тиеш, диде.

Әмма Американ президенты Джордж Буш фикеренчә, бу яңа хисап Иранның куркынычы бетүен аңлатмый.

"Мин бу хисапны кисәтү дип кабул итәм. Алар програмын туктаткан, димәк ул булган, димәк, алар аны яңарта да ала. Моның өчен уранны баета белү җитә", диде американ президенты.

Рәсми Тәһран исә, киресенчә, хисапны атом коралын ясамавына дәлил дип атады. "Безнең атом програмы башыннан ук тыныч иде, киләсе хисаплар әле моны күрсәтер", диде Иранның атом сөйләшүләрендә төп вәкиле, әле генә Мәскәүдән кайткан Сәет Җәлили.

Иран президенты Мәхмүт Әхмәдинеҗат исә гомүмән хисапны җиңү дип атады. "Хакыйкатьтә, американнарның бу хисабы Иран халкының атом мәсәләсендә җиңүен аңлата", диде ул Илам шәһәрендә халык алдында чыгыш ясап.

Русия белән Кытай яңа чикләүләр турында нәрсә әйтер, әлегә билгесез. Ә менә Көнбатыш илләре Иранга басымны дәвам итергә чакыра.

Британия һәм Германия рәсмиләре, бу хисап нәкъ менә Көнбатышның "камчы белән калҗа" сәясәтенең нәтиҗәле булуын күрсәтә, диде. Франция Иминлек Шурасының яңа карарын әзерләргә чакырды.
XS
SM
MD
LG