Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинга яңа эш эзлиләр: аның өчен яңа дәүләт корыла ала


Ике президентмы, әллә берсе президентракмы?
Ике президентмы, әллә берсе президентракмы?

Дума сайлаулары нәтиҗәләрен игълан итү белән башланган атна яңа "кайнар хәбәр" белән тәмамлана - җомга көнне кайбер Русиядәге мәгълүмат чаралары Владимир Путинның киләсе елда Русия президентлыгыннан киткәннән соң, тиздән, кәгазьдә генә түгел, ә чынлап торып оешыр дип көтелгән Русия һәм Беларусь берлеге башлыгы була алуы хакында хәбәр итте.

Владимир Путинга эш эзләүчеләр аны инде кем генә итмәде - Дума җитәкчесе урынына да кыстап карады, хөкүмәт башлыгы итеп билгеләүне дә тәкъдим итте, Иминлек Шурасын ныгытып, Путинны аның башына куюны тикшерде, хәтта ниндидер аңлашылмаган "илкүләм җитәкче" дигән махсус бер дәрәҗә дә уйлап чыгарды.

Җомга көнне Русия мәгълүмат чаралары Путинга яңа урын тапты – «Эхо Москвы» радиосы хәбәренә караганда, киләсе атнада Русия президенты рәсми сәфәр белән Беларуськә барып, анда Александр Лукашенко белән, Русия һәм Беларусьне берләшкән дәүләт итүче Конституция Актын имзалаячак, шуннан соң ул әлеге яңа дәүләтнең президенты булачак, ә Лукашенко исә парламент җитәкчесе кәнәфиенә утырачак.

Шушы хәбәрен «Эхо Москвы» Беларусь президенты идарәсендәге чыганакларга нигезләнеп таратты. Әмма Азатлык радиосы белән сөйләшкәндә, президент Лукашенконың матбугат хезмәте вәкиле Павел Легкий, андый хәбәрләргә бик аптыравын әйтте:

"Эхо Москвы тарафыннан таратылган хәбәр аның намусында калсын. Бу мәгълүматнең фәкать Русия чыганакларында гына дөнья күрүе сәбәпле, аны Русия ягы аңлатсын. Бездә бернинди дә андый мәгълүмат юк, һәм без Лукашенко белән Путин арасында вәкаләтләрне бүлү, яисә Конституция актлары имзалау турында берни ишетмәдек. Без моңа бик аптырадык һәм моңа зур шик белән карыйбыз", диде Беларусь президентының матбугат вәкиле, Путинның Минскигә килеп Беларусь белән берләшү кәгазьләрен имзалавы һәм киләчәктә яңа дәүләтнең башлыгы булу ихтималы турында.

Сөйләшүләрдә нигездә бюджет мәсьәләсе каралачак
Киләсе атнада, декабрьнең 13-14ендә, Русия президентының чыннан да Минскигә баруы каралган. Әмма Мәскәү, анда берләшкән дәүләт коруга караган бернинди дә рәсми кәгазь имзалау планлаштырылмаган, яклар фәкать бюджет мәсьәләсен генә тикшерәчәк, дип белдерә.

Икеяклы сөйләшүләрдә берләшкән дәүләтнең нинди була алуы турында сүз чыга ала, әлбәттә. Әмма әлегә Минскидә дә, Мәскәүдә дә, киләсе атнадагы очрашуда берлекне коруга юнәлдерелгән яңа конкрет гамәлләр каралмаган, дип киләләр.

Ә инде бюджеткә килгәндә, Русия һәм Беларусь арасында корылачак яңа дәүләтнең финанслары елдан-ел арта бара. Быел ул 4 миллиард 300 миллион сум иде, киләсе елда аны 5 миллиардка җиткерү каралган.
XS
SM
MD
LG