Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илкүләм җитәкчене данлау эшенә балалар да кушылды


Русиядә илкүләм җитәкчене данлау эшенә балалар да җәлеп ителә башлады.

Узган атнада Мәскәүдә, мәгълүм, Наши яшьләр хәрәкәтенең бер канаты булган, кечерәкләр - аю балалары (Мишки) җыен уздырды һәм Русия президенты Путинга мөрәҗәгать белән чыкты. Алар зур аюдан үзләрен тануын һәм киләчәктә юл күрсәтүче булуын сорадылар. Төгәлрәк әйткәндә, аю балалары өчен аларның зуррак абый-апалары Наши яшьләр хәрәкәте сорады. Чөнки аю балалары хәрәкәтен оештыруны да алар башлап йөрде һәм анда 8дән алып 15 яшькәчә балалар җәлеп ителде. Барлыгы 3 меңгә якын кечкенә аюларыбыз бар дип белдерә бу хәрәкәтнең җитәкчесе Юлия Зимова һәм аларны тәрбияләр өчен инде 1 меңнән артык әйдәман булуын әйтә.

Пәнҗешәмбе көнне Мәскәүдә урам җыенында алар катнашты һәм анда Путинны сайлаулар белән котлап президентны илнең иң баш аюы дип шигарьләр кычкырды. Балалар президентка бергә кулга-кул тотынышып эшләргә тәкъдим итте.
Бу мөрәҗәгатьләрнең барысы да камерага төшерелде, һәм Кремльгә олы аю - Путинга юлланды булса кирәк. Наши яшьләре хәрәкәте, билгеле, моның өчен бик тырышты. Барысын да оештырды. Төрле төбәктән балалар җыйды. Наши яшьләре белдерүләренчә, җыенга бары үз теләкләре булган балалар гына килгән. Ә менә психология фәннәре кандидаты Айсылу Нәгыймова әйтүенчә, балалар әле бу яшьтә сәяси чараларны аңлауга сәләтле түгел.

“8 яшьтән 15 яшькәчә хәтле балалар алар әле психик яктан формалашып бетмәгән һәм сәясәтне аңлап бетерми. Бу балаларның инициативасы түгел, шуңа мәҗбүриләү була. Әгәр алар партияләр төзеп уйныйлар икән моны сәламләргә булыр иде, ләкин балаларны җыеп аларга өстән идеологияне тагу дөрес түгел. Һәрхәлдә төрле сәяси юнәлешләрне аңлатырга кирәктер, әмма бу балалардан файдалану булып тора”, - ди Айсылу Нәгыймова.

Аның әйтүенчә, бу Совет заманындагы октябрятлар һәм пионерларга ошап тора. Ул чакта да балаларга бер идеологияне тагалар иде. Наши хәрәкәте дә шулаерак эшли. Мисал өчен берәр ишегалдында иң күп балаларны җыйган Наши хәркәте вәкиле - әйдәманга ак аю дигән дәрәҗәле исем бирелә, аннан да өстенрәк тагын коңгырт аю бар. Ә инде аю балаларын Потапыч, Топтыжкин, Михалычларга бүлгәннәр. Монна тыш зурраклар я Олимпия аюлары, ә кечерәкләргә иң бәләкәй аюлар дип йөртелә. Психология фәннәре кандидаты Айсылу Нәгыймова балалар моны уен кебек кабул итәләр, ди.

“Алар моңа да сәяси уен буларак карыйдыр, мөгаен. Әмма балаларны сәяси эшләргә тартып керткәндә сак булырга кирәк”, - ди Айсылу Нәгыймова.

Соңгы вакытта Наши яшьләре үзләренең сәяси чараларына аю балалары хәрәкәтен күбрәк җәлеп итә. Мисал өчен, күптән түгел Русия Президенты туган көнендә узган җыенда бу балалар “Путинга безнең якты киләчәк өчен” зур рәхмәт дигән плакатлар торган иде.
XS
SM
MD
LG