Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каспаров президентлыкка бара алмый


Гарри Каспаров
Гарри Каспаров

Русиядә киләсе елның мартында үтәчәк президент сайлауларында оппозициядән намзәт булыр дип көтелгән Гарри Каспаров сайлауларда катнашмаска мөмкин. Намзәт итеп тәкъдим ителү өчен кимендә 500 кеше катнашында җыелыш үткәрергә кирәк. Каспаров сүзләренчә, аңа мондый җыенны үткәрү өчен Мәскәүдә урын бирмиләр.


Үзәк сайлау комиссиясенә документлар тапшыру өчен соңгы көн итеп 18 декабрь билгеләнгән. Президентлыкка намзәт тәкъдим итү өчен кимендә 500 кеше катнашында җыелыш үткәрергә кирәк. Бу җыелышның кайда һәм кайчан үтәсе турында үзәк сайлау комиссиясенә 5 көн алдан хәбәр итеп куайрга кирәк. 13 декабрь моның өчен соңгы көн иде. Гарри Каспаров радиобызга әйтүенчә, ул Мәскәүдә андый җыелыш үткәрү өчен урын таба алмаган:

"Бүгенге көнгә без андый урын таба алмадык. Күрәсең, Мәскәүдә 500 кешедән күбрәк сыйдырышлы залларга Каспаров җыелышын үткәрмәскә дигән күрсәтмә бирелгән" диде ул.

Каспаровы намзәтлеккә тәкъдим итү җыены 13 декабрь көнне Мир кинотеатрында үтәсе булган. Ләкин соңгы минутта кинотеатр идарәсе, техник проблемалар бар дигән сылтау белән, залны бирүдән баш тарткан. Берләшкән ватандашлар фронтының башкарма комитет җитәкчесе Денис Билунов сүзләренчә, бу техник проблемаларның нәрсәдән гыйбәрәт икәне аңлашылмый. Чөнки нәкъ шул залда, башка бер намзәтнең нәк шундый җыены 9 декабрьдә үткән, тагын бересенеке – 14 декабрьдә үтәчәк.

Мир кинотеатрына кадәр Каспаров төркеме Мәскәүдә тагын 5 бинага мөрәҗәгать итеп караган, берсе дә җыен үткәрергә ризалык бирмәгән.

Җыелышларын үткәрә алмаячагын аңлагач, төркем әгъзалары үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуров исеменә мөрәҗәгать итеп, Каспаровны аларның нотариуста расланган имзалары нигезендә теркәргә үтенгән. Комиссия андый чыгармага бара алмыйбыз, дигән җавап кайтарган.

Инде хәбәр иткәнебезчә, чәршәмбедә Петербур һава аланында Каспаровның хатынын һәм кызын, документларын тикшерү сылтавы белән, чит илгә баручы очкычка утыртмаганнар.

Шулай итеп, Гарри Каспаров сайлау алды кампаниясен башламас борын, аны тәмамларга мәҗбүр сыман.
XS
SM
MD
LG