Accessibility links

Кайнар хәбәр

Суфия Галиева 70 ел элек югалган туганнарын тапты


Татарстанда да, Төркиядә дә сакланган рәсемдә нәни Суфия әнисе Маһисәрвәр белән.
Татарстанда да, Төркиядә дә сакланган рәсемдә нәни Суфия әнисе Маһисәрвәр белән.

“Беркайчан да күрмәгән, 70 ел хәбәре булмаган туганнарымны табарга ярдәм итүегез өчен ничек рәхмәт әйтим?” – ди Суфия Галиева.


“Азатлык” радиосында “Югалсам да, көт син мине!” сәхифәсенең хуҗабикәсе Мәликә Басыйр моннан ике ай элек Казанда яшәүче Суфия Галиеваның Төркиядәге туганнарын эзләве турында сәйләгән иде. Ниһаять, аларга очрашу мөмкинлеге ачылды.
Галиевлар гаиләсе туганнарын табып биргәне өчен “Азатлык” радиосына рәхмәт белдерә.

Бер-берсен туксан елга якын күрмичә, җитмеш ел элек хәбәрсез торганнан соң бу гаиләнең Татарстан һәм Төркия канатлары ничек очрашты соң? Бер бабайның ике илдә үскән оныклары бер-берсен ничек кабул итте?

Без август аенда Истанбулдагы Идел-Урал төркиләренең ярдәмләшү үзәге җитәкчесе Аттила Көнтөз (Kündüz) белән очрашкан идек. Шул вакытта ул сүз арасында тамырлары Башкортостанның Бөре шәһәреннән булуын, үзенең исә хәзер Адана дигән шәһәрдә яшәвен әйтте. Мин аңа, моның Казанда яшәүче мәгърифәтче Суфия Галиеваның да нәсел шәҗәрәсенә туры килүен әйттем. Суфия абыстай инде 15 елдан артык үз туганнарын эзли. Төркиядә аның гаилә тарихы “Заман” газетасында да басылып та чыккан иде.

Ул хатларын татар, урыс, төрек, инглиз телләрендә милли оешмаларга, дәүләт архивларына да юллаган. Тик туганнар табылмаган. Аптыраган Суфия Галиевага улы, әллә үзең Истанбулга барып эзләп карыйсыңмы, дип тә әйткән булган. Ул элеккеге табибә, уңган кеше санала. Истанбулга чыгып киткән дә булыр иде дә, тик үзе әйтмешли “картаеп киткән” - Суфия ханым хәзер 82 яшендә.

Без кабаттан Бакуда Аттила абзый белән ноябрь аенда очраштык. Ул бу юлы Казаннан алып киленгән фотографиялар арасында танышларын күрде. Тик һаман да ышанып бетә алмады. Инде менә туганын күрергә Казанга килде. Ул татар конгрессында катнашкан иде. Аны һәм аның дусты Ахмәт Шахинны Суфия апа янына улы Айдар Галиев китереп куйды. Табылган туганнарны Казанның Таулар бистәсендәге фатирда әниләре Суфия Галиева белән Әлфия Басыйрова һәм Наилә Солтанова да көтеп тора иде. Аларга туганнары килгәнне ике сәгать элек кенә Азатлык студиясеннән шалтыратып әйткәннәр. Моны сизенгәндәй, Суфия Галиева алдан ук яхшы төш күргән булган.

“Әни инде егерме көн бик матур төш күрүе турында сөйли, ниндидер могҗиза көтеп йөрде”- ди кызлары.

Тик, ишектән керү белән алар хискә бирелмәде. Башта искедән калган фотографияларны, хатларын карарга тотынды. Аттила Көнтөз бер-бер артлы чыга барган сүрәтләрне, “монысы миндә дә бар”, “монысы әбидә бар иде” сүзләре белән каршы ала торды. Биш минуттан соң туганнарның чын булуына дәлил кирәкми иде инде. Аттила әфәндегә үз архивында булмаган фотоларга карап, болары кем тагы дип сорарга да туры килде. Таныш исемнәрне ишетеп, шаккатып карап торды. Суфия Галиева да бер колагы белән генә әнисеннән ишетеп калган туганнары турында сорашты. Аның әбисе төрек кызы булган. Бабасы Габделмәлик Бөре шәһәрендә мәдрәсә тоткан. Әнисе Маһисәрвәр һәм Оркыя тудыкасы Казанда калган. Габделмәликнең башка балалары егерменче елларда Төркиягә китеп югалган. Араларында Гайшә исемле тудыкасы да булган. Гайшә апасы 37 елга кадәр хатлар язып торган. Аннары куркыныч еллар башланган, ике як та үзе теләп хат алышуны туктаткан.

“Гайшә апаның беренче ире татар кешесе, пензалы минем бабай иде. Ул мулла булган. Аларның дүрт улы булды. Минем әтием Әмин һәм Әхмәт, Гали, Мостафа”, - дип сәйли Атилла. Гайшәнең туганнары да булган. Тик Аттилла Көнтөз : “Әмин үлде, Әхмәт үлде, Гали үлде, Мостафа үлде”, - дип кабаттан санап уза. Күпсанлы оныклары, тураннары калган. Кайберләре Америкада да яши.

“Таралышып беткәннәр. Коммунизмнан качып китте инде алар. Без бит 80 ел буе динсез, милләтсез тормышта тордык. Ул заманда безгә читтәге туганнар турында әйтергә дә ярамады. Югыйсә, укырга кертмиләр, эшкә алмыйлар иде. Әнием югары белем алдыртырга теләде”, - дип искә ала Суфия Галиева.

Кызлары Әлфия һәм Наиләгә дә серне сакларга туры килгән. Улы Айдар да хәрби диңгезчелек мәктәбенә укырга кергәндә, “чит илдә туганнар юк” дип анкета тутырган.

“Безгә ул турыда сорарга ярамады. Бу хатлар, фотосүрәтләр сандыктан соңгы елларда гына чыкты”, - ди кызы Әлфия. Тик Суфия Галиева балаларыннан яшергән кебек, оныкларыннан да туганлыкны яшерергә туры килмәс дип өметләнә. Әйтик оныгы Асияның Истанбулга эшләргә китүе турында әбисе Суфия белән әнисе Наилә бер-берсен бүлә-бүлә сөйләде.

Табышкан туганнар шактый мәгълүмәт алмашты. Аттила Көнтөз, бабайларының Мәдинәдәге йортлары Госманлы империясы җимерелгәч, гарәпләр кулына күчкән, дип тә сөйләде. Кемнең кайда күмелүен дә санап чыктылар. Аннары чәй өстәле артында тынып калдылар. Суфия Галиеваның күзләре шатлык яшенә тулды. “Беркайчан да күрә алмаган апамның оныгын, 70 ел элек хәбәре дә булмаган туганнарымны табарга ярдәм итүегез өчен ничек кенә рәхмәт әйтә алырмын мин?”

Күзәтеп торган Әхмәт Шахин очрашуны төрек киносына тиңләде. Суфия Галиева кинолардагы кебек туган энекәшен кочакларга да теләде. Тик “тамашачылар”дан кыенсынды. Шуннан соң Суфия абыстай хисләрен Сөембикә бәете белән сөйләп алды. Аннары кызлары белән Тәфтиләүне суздылар.

“Син сынасың, мин сүнәмен, аерылабыз ахрысы?”

“Мин бу җырны бала чагымда ук ишеттем”, - диде Аттила.

Аннары Суфия Галиева зал почмагында тузан җыеп торган пианино капкачын ачты. Казандагы Сара Садыйкованың ахирәт дусты, Уфада ятып калган сәнгать әһеле Рафаил Галиевның музасы булган табибә Суфия ханым читтә йөргәннәргә багышлап җыр сузды. Суфия абыстай пианино тәймәләренә унбиш ел кагылмаган инде.

“Чит җирләрдә бик күп йөрдем, белмәдем кадерләреңне”.

Бу турыда радиоязманы шимбә көнне “Азатлык” радиосында “Югалсам да, көт син мине!” сәхифәсендә тыңлагыз.

XS
SM
MD
LG