Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татнефть” “Укртатнафта” акционерлары җыелышында катнашудан баш тарта


Агымдагы елның 17 декаберендә Укртатнафта ширкәте акционерларының чираттагы җыелышы булырга тиеш иде. Алдан хәбәр иткәнебезчә, төп акционерлардан саналган Татнефть ширкәте беренче җыелышта да икенчесендә дә катнашудан баш тартты.


Агымдагы елның 17 декаберендә Укртатнафта ширкәте акционерларының чираттагы җыелышы булырга тиеш иде. Алдан хәбәр иткәнебезчә, төп акционерлардан саналган Татнефть ширкәте беренче җыелышта да икенчесендә дә катнашудан баш тартты. Украина ширкәте белән Татнефть арасындагы Укртатнафтага караган мәсьәләләр әле һаман да ачык тора. Һәрберсе каршы якны гаепли. Бүгенге көндә бу проблеманың торышы турында “Азатлык” радиосына “Татнефть” ширкәте җитәкчесе урынбасары Наил Маганов сөйләде.
"Бүгенге көндә заводка килгән бандитлар, без монда каннуны яклау максатыннан килдек диләр. Украина премьер-министры, вице-премьеры, министрлары да аларны бандит дип атады. Хәзер алар завод белән идарә итеп, Татарстанга безне гаепләп әле хатлар язып утыра. Ялган яза, әлбәттә. Әгәрдә аларның сораулары бар икән, бар кануннар бар нәрсәне шулар нигезендә хәл итәргә кирәк. Акционерлар җыелышына килгәндә, “Татнефть” кына түгел, 56% акционер бу чарада катнашудан баш тартты. Заводтта тәртип урнаштыргач кына биредә акционерлар җыелышын үткәрергә дигән сөйләшүләр алып барырга мөмкин", диде Азатлыкка “Татнефть” җитәкчесе урынбасары Наил Маганов.
XS
SM
MD
LG