Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кол Шәрифтә Корбан гаете


“Үзәк мәчет саналган Кол Шәрифтә Корбан гаете тыныч үтте, халык күп килде” - ди дин әһелләре…

Кол Шәриф ишек төбендә барлык кешене милиционер абзыйлар тикшереп кертте. Хокук сакчыларыннан үткәч халыкны Кол Шәриф хезмәткәрләре сәламләп, тиешле урыннарга юнәлтеп торды, араларында Рамил хәзрәт Юныс үзе дә күренеп китте. Иртәнге биштән үк килгән халыкны берәмләп бинага урнаштыруның сәбәбе - узган Ураза гаетендә кеше күп килгәч (кайбер хәзрәтләр 4700 кеше булды, диләр), Корбанныкында барсын да сыйдыра алырбызмы икән, дип курыктык, ди монда эшләүче Гөлсем апа:
"Шөкер, барсын да сыйдырдык, хатын-кызлар бүлмәсенең күпмедер өлешенә ир-атларны да кертергә туры килде. Кием элү бүлмәләре, баскычлар барсы да халык белән тулды."
Иртәнге 6-да мәчетнең төп залында утырырга урын булса, җиде тулганда рәтләр тыгызлана башлады. “Яңа гасыр” телеканалының камералары төрле яктан төшерергә әзерләнеп торды, вакыйганы туры эфирда күрсәтеп бардылар. Шулай итеп җидедә азан әйтелеп иртәнге намаз укылды.
Шуннан меңләгән халыкның пышылдавы, сөйләшүе күпмедер ишетелеп торды. Мөнбәрдә Рамил хәзрәт Юныс күренүгә мәчеттәгеләр тавыш-тынсыз калды. Ул бәйрәм вәгазе сөйләде. Аннары халык аңа кушылып тәкъбир әйтте.
Корбан гаете беткәч без Татарстан хөкүмәте каршындагы дин эшләре шурасы рәисе Ринат Нәбиуллин белән сөйләшеп алдык. Ул гает намазларын Кол Шәрифтә укуын, мондагы халыкның 75 проценты яшьләр булуын әйтте. Аның кебек билгеле кешеләрдән монда Русия Дәүләт думасы депутаты Марат Заһидулов, язучы Рабит Батулла һәм башкалар бар иде.
20 декабрь Татарстанда ял көне булып исәпләнә. Ә Корбан гаете бәйрәм әле 3 көн дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG