Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урыс чиркәве православ мәдәниятен мәҗбүри укытмакчы


Мәгариф стандартына кертеп бу дәресне чиркәү мәҗбүри итмәкче
Мәгариф стандартына кертеп бу дәресне чиркәү мәҗбүри итмәкче

Православ чиркәве, яңа стандартлар нигезендә, мәктәпләргә православ мәдәнияте нигезләре дәресләрен кертү хәстәрен күрә башлаган да инде – концепция эшләп аны мәгариф министрлыгына юллаган.

Төбәк милли компоненты бетерелүгә милли республикалардан тыш, урыс православ чиркәве дә борчылу белдергән иде. Чөнки Русия төбәге мәктәпләрендә православ мәдәнияте нигезләре нәкъ шул милли компонент нигезендә укытылды. Ләкин православлар милли төбәкләрдән аермалы буларак һәрвакыттагыча хәйләкәррәк һәм беренчерәк булган. Алар инде Русия мәгариф министрлыгына үз концепциясен тәкъдим дә иткән. Ягъни шушы концепцияне алар Мәгариф турындагы канунга кертелгән үзгәрешләрне искә алып эшләгән.

Русия мәгариф академиясе хәзер яңа стандартлар эшләү белән шөгыльләнә. Һәм, билгеле ки, алар барлык килгән мөрәҗәгатьләрне дә, программаларны да искә алачак. Православ чиркәве инде озак көттермәгән дә концепцияне әзерләүдә. Концепцияне чиркәү вәкилләре дөньяви белгечләр белән төзегән. Һәм Рус православ чиркәве бу концепция нигезендә Русия төбәкләре мәктәп программасына православ диннәре тарихын кертүне таләп итә.

Мәгариф министрлыгы башка конфессия вәкилләренең дә тыңларга әзербез, ди. Әмма православ чиркәве мәктәпләргә барлык диннәр тарихын укыту дәресен, шул исәптән ислам булсынмы, яһүд яки башка диннәрме, каршы чыга. Имеш, бу тәрбия максатын үтәмиячәк, ә Русия диннәре энциклопедиясен үзләшетерү генә булачак.

Инде мәгълүм, Татарстан мөрәҗәгате нигезендә, Мәскәүдә диннәр тарихы дәреслеге әзерләнгән иде. Аның тирәсендә сүзләр күп булды-булуын. Ләкин әле бу юнәлештә хәл ителмәгән нечкәлекләр күп. Ә Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы белгече Әнисә Морозова, бу диннәр тарихы дәреслеге белән күп кенә Русия төбәкләрендә кызыксыналар ди:

“Бу дәреслекне хөкүмәт югарылыгында яклаучы һәм кызыксынучы төбәкләр гомумән шактый. Дәреслекне чыгарган нәшрият та бу китапка ихтиаҗ бар, ди. Инде Свердлау, Белгород һәм башка төбәкләр заказ бирде”, - ди Әнисә Морозова.

Ә менә Татарстан мәгариф министрлыгының милли бүлек җитәкчесе Раиф Зиннәтуллин православ чиркәвенең соңгы концепциясе турында:

“Концепцияне тәкъдим иткәннәрдер, әмма аны мәктәп программасына кертмәсләрдер”, - диде.

Мәктәпләргә православ мәдәнияте нигезләре дәресләрен кертү концепциясен Русия мәгариф министры Андрей Фурсенко тикшерәчәкләрен әйткән, әмма шул ук вакытта без башка дин вәкилләрен дә тыңларга әзер, ди министр, ә башка дин вәкилләре әлегә берни дә дәшми.
XS
SM
MD
LG