Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Косово бәйсезлегенә каршы


Русия Косовоның берьяклы бәйсезлеген игълан итүне күздә тота торган БМО Иминлек Шурасының һәрбер кабул ителәчәк карарын инкаръ итәчәк. Бу хакта Русия тышкы эшләр министрлыгы башлыгы урынбасары Александр Яковенко белдерде. Ул Иминлек Шурасы резолюциясе булмый торып, Косовоның статусын үзгәртү халыкара хокукларны бозу булачагына басым ясый.
Элегрәк Косово җитәкчелеге инде киләсе ел башыннан Сербиядән аерылып бәйсезлеген игълан итәчәген белдергән иде.
XS
SM
MD
LG