Accessibility links

Ачык микрофон: 2007-дә тормышыгыз ничек үзгәрде?


- Нык яхшырды: минем иптәшем икенче эшкә күчте, төзелешкә. Безгә хәзер акча җитә башлады. Кызым бишлегә укый, улым авырмыйча үсә, аңа бер яшь.
- Яхшырды: Мин Таҗикстаннан. КДУка укырга кердем.
- Яхшырды: Балалар укырга керде. Әйбәт эш таптым. Элек экспедитор булып эшләгән идем, хәзер тәрбияче булып эшлим. Эмиратка ял итәргә бардык. Ике бала белән 10 көнгә, 600$ җитте. Тун алып кайттык чәшке тиресеннән 1000$га алдык.
- Без бәхетле кешеләр. Кызларымның берсе эшли, карьера ясый, икенчесе гел бишлегә генә укый. Гомүмән, кеше, булганына кәнагать булырга тиеш.
- Әкияттәге кебек, начарга үзгәрде. Эшем бар иде, Татаринформда журналист булып эшли идем, гаделсез рәвештә эштән азат иттеләр. Торак идарәсеннән (ЖКУдан) килеп кычкырдылар, газыңны, электрны, суыңны сүндерәбез дә куып чыгарабыз өеңнән, дип. Минем әле 6 яшьлек улым бар . Исән калабызмы- юкмы дип кенә торабыз.
- Яхшырды. Гаиләдә дә яхшы. Машинаны да алыштырдым. Үзебезнең илнекен чит ил машинасына, Кia алдык, көтәргә, ай саен 9 мең түләп барам.
- Яхшырды . Бернәрсә дә алмадым, балабыз туачак, алла бирса.
- Яхшырды. Өйләндем. Улыбыз туды.
- Яхшырды. Эшмәкәрлек эшем үсеш алды. Шуңа күрә матди яктан яхшыру, бар тормышны яхшырта.
- Эш тә яхшы, тормышта яхшы. Кызым Университетта укуын тәмамлады. Көтәргә машина алды, 12 –нче модель. Үзе эшли, машинасының хакын капларга акчасы җитә. Иптәшем бик зур начальник булды. Бер төзелеш фирмасында гендиректорның урынбасары булып эшли башлады. Әниебез дә исән-сау. Үзебез дә исән- сау.
- Бар нәрсәгә бәяләр күтәрелә. Менә хәзер автобуска күтәрелер әле 20 сумга кадәр. Ризыкларга дә бәяләр күтәрелә. Пенсияләр , хезмәт хакы бик аз , бу бит кошмар.Тереләй кабергә керерлек. Минем банкта да акчам юк, мендәр астында да юк.
- Уртача. Алга китүдә юк, артка китештә юк. Иҗат ягынннан, чыккан китабым юк , мәкәләләр язмадым. Киләчәктә булыр .
- Тормыш гел яхшыра ул, дөрес яшәсәң . Мин дөрес яшим, китаплар укыйм. Ветеранннар Шурасына йөрим. Элек КГБда эшләдем. Хәзер пенсиядә инде .
- Яхшырды, мин Кытайдан килгән студентка. Мин Педагогика Университетына укырга кердем. Кытай телендә да әйтә алам тормышым яхшырды, дип.
- Начарга булды. Әбием вафат булды. Бик күп туганннарыбызны күмдек. Бик күп югалтулар булды, якыннарыбызны югалттык.
- Яхшырды. 80 яшь тулгач, пенсиямне арттырдылар 1035сумга. Ул миңа ул бик зур ярдәм булды. Шуңа күрә минем тормышым әйбәтләнде. Хәзер яшелчә-җимеш ала башладым, дарулар алам. Элек аларны аларга акча җитми иде. Хәзер аллага шөкер. Пенсиям барысы 5.800 сум. Бик риза һәм кәнагать.
XS
SM
MD
LG