Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Кәрим Тинчуринны искә алды


Язучы, Тукай бүләге иясе Рабит Батулла: “Даһига! Драматург, артист, режиссер Кәрим Тинчуринга җитәрлек игътибар булмауга күңелем бик әрни”,-ди.
“Шулкадәр фаҗига кичергән кеше турында ярты метр да фильм төшерелмәгән. Документаль фильм да юк, нәфис фильм да юк. Ул 30-дан артык пьесса язган. Ничәмә-ничә спектакльләр куйган, уйнаган, үзе режиссер булган. Шушы даһи турында ярты метр документаль фильм да юк. Нәфис фильм турында әйтеп тә тормыйм. Телестудия бар, хроникаль-документаль фильмнар киностудиясе бар, “Татфильм” бар. Берсеннән дә бернинди тәкъдим юк. Без кем булып чыгабыз соң инде? Шушы даһи турында да аның мирасын барлап документаль фильм төшермәгәч без кем булабыз?”,-ди Рабит Батулла. Аның әйтүенә караганда бүгенге көнгә кадәр язучының архивы да бер урынга тупланмаган. Ул кулдан-кулга йөреп таралып бетәргә мөмкин.
27 декабрьдә Казанда 2 чара узды. Әлбәттә документаль фильмнарсыз гына. Галимҗан Ибраһимов исендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтында конференция үтте, Камал театрында тантаналы кичә булды.
Тел, әдәбият һәм сәнгать нституты җитәкчесе Ким Миңнуллин әйтүенчә, Тинчуринга багышланган конференция алдыннан гына дөнья күргән китапка, моңа кадәр басылмаган ике әсәре кергән.
“Менә әле 300 биттән артык калынлыктагы китап та бу конференциягә өлгереп җитте. Аңа дистәләгән яңа материаллар кергән. Аларның барсында да Тинчурин иҗатына бүгенге көн күзлегеннән анализ ясалган, бәя бирелгән. Бу китапка моңа кадәр басылмаган ике әсәре керде. Ак тап булып яткан байлыкларын яңадан халыкка, театр белгечләренә кайтару дигән сүз”,- диде Ким Миңнуллин. Аның әйтүенә караганда әлеге конференциядә чыгыш ясаган Качалов театры вәкиле, бу фәнни җыен алдында яңа проблемалар да куйган. Тинчурин әсәрләренең урыс теленә тәрҗемәсе булмау Качалов театрында уйнау љчен бер киртә булса, аның әсәрләрен яттан диярлек белгән татар тамашачысы моны ничек кабул итер дигән сорау да качаловлыларны борчый икђн.
Камал театрында Тинчурин әсәрләреннән өзекләр күрсәтелде, артист Алсу Гайнуллина башкаруында Кәрим Тинчуринның хатыны Заһидә Әхмәрова образы да гәүдәләндерелде.
“Заһидә белән Кәримнең фаҗигасе ул- Ләйлә-Мәҗнүннәр, Йосыф-Зөләйхалар, Таһир-Зөһрәләр дәрәҗәсендәге фаҗига. Алар бер-берсен бик сөешеп яшиләр. Кара көчләр аларны аерып Кәримне төрмәгә алып китәләр. Шуннан соң алар күрешмиләр. Ләкин Заһидә Тинчурина аңа тугрылыклы булып кала. Исем-фамилиясен дә үзгәртми, башка кешегә дә киягә чыкмый. Аның мирасын сакларга тырыша. Авыр вакытларда Кәрим Тинчуриннан калган мирасны сатмыйча, үзенең балдакларын, йөзекләрен, алтыннарын сатып көн күрә. Һәм 70 яшендә генә ул үзенә фатир алырга тиеш була”,- диде Рабит Батулла.
XS
SM
MD
LG